erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча районы халкына Дәүләт төркемнәренең мөһимлеге турында сөйләделәр

Бүгенге көндә Татарстанда 2,8 миллионнан артык кеше язылучысы булган 6885 дәүләт төркеме төзелгән.

ВКонтакте һәм Одноклассники социаль челтәрләрендә булдырылган битләр хакимият органнарының ачыклыгын арттыра, шулай ук дәүләт оешмалары турында аңлаешлы, төгәл, тулы мәгълүмат бирә. Татарстан Дәүләт пабликлары саны буенча Россиядә лидер булып тора. Һәр төбәк, шул исәптән Татарстан Республикасы өчен органнар һәм оешмалар исемлеге Росстат мәгълүматлары нигезендә билгеләнде.

Арча район халкы «ВКонтакте» дәүләт төркемнәреннән актуаль мәгълүмат таба һәм элемтәгә керә ала. Аларның иң актуале - безнең муниципаль район төркеме.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Район башлыгының матбугат сәркатибе Гөлүсә Бәхтиярова дәүләт төркемнәренең өстенлекләре турында сөйләде һәм “Беркемгә дә сер түгел, хәзерге заманда социаль челтәрләр массакүләм мәгълүмат мәйданчыгына әверелде. "Вконтакте" социаль челтәрендә чагыштырмача күптән түгел генә эшли башлаган яңа мәйдан, дәүләт төркемнәре дә бүгенге көндә җирле халыкны райондагы яңалыклар белән даими рәвештә таныштырып бара. Районыбызның рәсми социаль челтәрләрендә төрле хәбәрләр яктыртыла – белдерүләр, мәдәни яки спорт чаралары, социаль объектларда төзелеш һәм капиталь ремонт барышы һәм башка күп төрле халык өчен әһәмиятле булган мәгълүмат. Дәүләт төркемнәре район хакимияте белән халык арасында тыгыз элемтә булдыруда зур роль уйный. Теләге булганнар рәсми челтәрләрдә үзләренең борчыган сорауларын, проблемаларын яисә тәкъдимнәрен язып җибәрә ала. Хакимият вәкилләренә җирле халыктан күбрәк мөрәҗәгатьләр кабул итү проблемаларны оператив рәвештә хәл итергә мөмкинлек бирә. ”, - дип белдерде.

Төркемнәр мөрәҗәгатьләрне кабул итү, халыкны борчыган сорауларга кыска вакыт эчендә җавап бирү функциясен үти. Шулай ук дәүләт төркемнәрендә авыл һәм район тормышы вакыйгалары һәм чаралары турында актуаль мәгълүматны табарга мөмкин.
#Госпабликиреспубликитатарстан #Госпаблики

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев