erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча районы хатын-кызлар советының чираттагы утырышында төп игътибар гаилә, балалар, тәрбия мәсьәләсенә бирелде

Узган атнада район хатын-кызлар советының чираттагы утырышы булды

– Хатын-кызлар советы күренекле урыннарда эшләгән, җитәкче һәм җитәкче булмаган хатын-кызларны берләштерә. Ә совет үзе бик күп юнәлештә эш алып бара, әмма төп басымны ул мәктәпләрдә, гаиләдә тәрбия мәсьәләсенә юнәлтә, – диде район хатын-кызлар советы җитәкчесе Альмира Гатауллина. – Район башлыгы Илшат Нуриев идеясен тормышка ашыру максатыннан, узган ел дәверендә мәктәпләрдә “Туган ил кайдан башлана?” дигән исем астында лекцияләр үтте. Анда барлык социаль учреждениеләр җитәкчеләре катнашты. Бөтен нәрсә балалар бакчаларыннан, мәктәптән башланырга тиеш, дигән төшенчә соңгы вакытта онытылып китте сыман. Шуңа әлеге чара яңалык булып килеп керде. Бу уку елында без шушы тема астындагы лекцияләрне дәвам итәчәкбез. Чөнки ата-аналар да аның бик кирәкле чара булуын билгеләп үтте. Аннан без озак еллар тигез гомер итүче юбилярларны котлыйбыз, шул ук вакытта аерылучылар санын киметү максатында, алар белән эшкә дә зур урын бирәбез. Кияүгә чыкмаган кызлар яки ялгызым да тәрбиялим дип бала белән аерылып кайткан яшь хатыннар, өйләнмәгән егетләр күбәйде. Аларны ниндидер чара үткәреп кенә кияүгә биреп яки өйләндереп булмый.  Бөтен җәмәгатьчелек белән күтәрелеп, гаилә кыйммәтләренә кечкенәдән өйрәтсәң генә, ниндидер нәтиҗәгә ирешергә мөмкин.

– Чыннан да, бөтенебезгә бергә эш алып барырга, әмма беренче чиратта тәрбияне гаиләдән башларга кирәк, – диде Арча педагогика көллияте җитәкчесе Гөлнара Гарипова. – Бик еш күзәтәм мин студентларны һәм шундый фикергә киләм – балалар белән эшләү, аларга игътибар җитеп бетми. Нигә аларда бар, бездә юк? Менә шундыйрак фикер яши балаларда.
Өлкәннәр өчен дә файдалы киңәшләр яңгырады киңәшмәдә. Аларны пенсия бүлеге җитәкчесе Рузия Нурмөхәммәтова җиткерде. Ул үзләрендә ачылган өлкәннәр белән эшләү үзәге белән дә таныштырып үтте, пенсия яшендәгеләрне борчыган кайбер сорауларны яктыртты.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Район ветераннар советы да өлкәннәр белән эшләүгә зур игътибар бирә. Төрле чаралар, очрашулар, экскурсияләр оештырыла.
– Башкача булмый да, – диде җитәкчесе Рәмзия Хәмидуллина. – Алар һәркайда, маскировка өчен сетка бәйләүдә дә бик актив. Авылларга чыгып бәйләүне дә оештырып җибәрдек. Эшкә йөргән кебек килүчеләр бар. “Дрон сеткага чолганды, шартламады, ничә кеше исән калды. Ачып карасак, “Арча” дип язылган иде”, – дигән хәбәр алгач без дә куандык. Чыннан да, без үзебез бәйләгән сеткаларга “Арча” дип язып җибәрәбез. Менә шушы эшләрне башкарган кешеләргә рәхмәт йөзеннән аларны экскурсияләргә алып барабыз. 
Әнә шундый эшлекле рухта үтте район хатын-кызлар советы утырышы. Сөйләшкәннәр сүздә генә калмыйча, тормышка да ашырылсын иде. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев