erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арча районы хронологиясе: ел вакыйгалары һәм уңышлары

Арчада ел дәвамында күп кенә мөһим вакыйгалар булды: яңа җитәкчеләр билгеләнде, мәдәни һәм спорт объектлары ачылды, авыл хуҗалыгы һәм белем бирү өлкәсендә уңышлар ирешелде.

11 гыйнварда Арчаның Курсави исемендәге мәчете янында чишмә, Үзәк мәчет янында Коръәни Кәрим өйрәнү үзәге ачылды.

Март аенда Арча мәдәният йортында “Герой әтисе” республика күчмә күргәзмәсен ачу тантанасы булды.

3 апрельдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Арча район Советы утырышында катнашты. Утырышта оештыру мәсьәләсе каралды. Район башлыгы Илшат Нуриев Казан аграр университеты ректоры итеп билгеләнү сәбәпле, район башлыгы вәкаләтләре туктатылды. Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкару Алмаз Габдерәүф улы Хисаметдиновка йөкләнде.

25 апрельдә район Советы утырышында депутатлар бертавыштан район башкарма комитеты җитәкчесе итеп Алмаз Габдерәүф улы Хисаметдиновны билгеләү турында карар кабул иттеләр.

5 майда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Арча районында булды. Ул язгы кыр эшләренең барышы белән танышты, Яңа Кырлайда җитәкчеләр белән очрашты.

23 май. Арчаның 6нчы номерлы урта мәктәбе укытучысы Ришад Сәйфетдинов “Кеше тәрбияләү“ республика бәйгесендә абсолют җиңүче исеменә лаек булды.

30 май. Арчада Җиңү паркында чик сакчылары мемориалы ачылды.

4 июньдә Арчада терлекчелекне үстерү һәм азык әзерләүгә багышланган зона семинары булды. Анда Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрлыгының терлекчелек һәм нәсел эше департаменты директоры Сергей Воскресенский, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.

15 августта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, район җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов катнашында “Курса МТСы“ ширкәтендә 1000 баш сыерга исәпләнгән комплексның нигез ташы салынды.

21 августта Арча шәһәрендә “Казансу“ дип аталган футбол манежы ачылды.

29 августта Кәче авылында ныклап төзекләндерелгәннән соң мәдәният йорты ачылды.

1 сентябрьдә ныклап төзекләндерелгән Носы мәктәбе ачылды.

12 сентябрьдә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге җитәкчесе Раил Шакирҗанов Россия конкурсында яшелчәчелек номинациясендә өченче урынны яулады, 300 мең сум акча белән бүләкләнде.

30 октябрьдә ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов. “Курса МТСы“ ширкәте җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдиновка “Дуслык“ ордены тапшырды.

8 октябрьдә Арчага Россия Федерациясе Герое, космонавт Александр Калери кайтты.

24 октябрьдә “Яңарыш“ ширкәтенең Кәче фермасында сыерларны роботлар сава башлады.
Октябрь аенда “Арча хәбәрләре“ район газетасы чыга башлауга 95 ел тулды 95 ел тулды.

10 ноябрьдә Арчадан гуманитар йөк төялгән 10 машинадан торган колонна махсус хәрби операция зонасына китте.

6 декабрьдә “Һөнәре буенча иң яхшы“ республика конкурсында Арча районыннан ветеринария табибы Фаил Гаффаров гран-при яулады, “Ак барс“ агрокомплексы“ ширкәте баш агрономы Булат Сәләхов “Республиканың иң яхшы агрономы“ исеменә лаек булды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев