erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арчадан чираттагы гуманитар колонна: алты машина, автомунча, 700 данә газ балоны, 2600 хат

Ун машинадан торган гуманитар колонна шәһәр үзәгеннән кузгалды.

10 ноябрьдә Арчадан чираттагы гуманитар колонна махсус хәрби операция зонасына китте. 
Волонтерлар төркемнәре, район халкы кырык биш көн дәвамында солдатларга көчләреннән килгәнчә барлык кирәк-яракны – медикаментлар, азык-төлектән алып, транспорт һәм мунчага кадәр туплады.
Ун машинадан торган гуманитар колонна шәһәр үзәгеннән кузгалды. Изге теләкләр әйтеп озатырга, көннең “сыкрап” торуына карамастан, күп кеше җыелган иде.

– Бүген районнан ун машина китә. Алар эчендә тагын алты машина бар. Без гуманитар ярдәмне бик кыска вакыт, нибары ай ярым эчендә җыйдык. Бу район халкының никадәр бердәм булуын күрсәтә. Кемнәрнеңдер исемнәрен аерып әйтәсем килми, үпкәләүләре бар, чөнки бу күмәк көч, күмәк хезмәт. Кечкенә балалардан алып әби-бабайларга кадәр катнашты, битараф булмаган бер генә кеше дә читтә калмады. Ничек булдыра алалар – кемдер коры аш әзерләде, икенчеләр яшелчә тозлады, акчалата ярдәм күрсәтүчеләр дә бик күп булды. Оешма, предприятие җитәкчеләренә, шәхси эшмәкәрләргә дә рәхмәт әйтәсе килә. Алар һәрвакыт ярдәм кулы суза, – диде район башлыгы Алмаз Хисаметдинов. – Мондый зур колоннаны без айга бер, ике озатсак, волонтерлар солдатлар белән элемтәдә булып, сораган әйберләреннән посылкалар әзерли, атна саен илтеп тора. Мәктәп укучылары, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр 2600 хат язды. Бу да егетләргә рухи ярдәм булып барып ирешәчәк. Димәк, без балаларга дөрес тәрбия бирәбез. Алар махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүнең мөһимлеген аңлый. Тиз арада сугышлар бетеп, батыр ир-егетләребез җиңү белән исән-сау туган якларына әйләнеп кайтсыннар иде.

Гуманитар колоннаны озату чарасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марат Бохараев катнашты, гуманитар ярдәм җибәрүне солдат егетләребезгә терәк булуыбызны күрсәтүе турында әйтеп үтте, ярдәм  аларга барып ирешсен һәм аларның күңелләрен җылытсын дигән теләк белдерде.
Лин атакай изге теләкләрен җиткерде, район мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин хәерле юллар теләп дога кылды.

– Без үзебездән генә 730650 сумлык гуманитар ярдәм җибәрдек, – диде волонтер Алинә Латипова. – Азык-төлек белән 150 бокс, 700 данә газ баллоны, 40 мең сумга запас частьлар, биш рация, өч генератор, җылылык җибәрә торган пушка, медикаментлар, болгарка. Барысы да егетләр соравы буенча тупланды.
Гуманитар йөкне әзерләүдә бөтен халык катнашты. Өлкәннәр дәррәү күтәрелеп башта кәбестә тозласа, аннан токмач кисте. Арчалар гына түгел, авыллар да “Тыл фронтка” дигән акциягә бердәм кушылды. 

– Авырлык килгәндә нинди бердәм икән безнең халык, – ди район ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина. – 10 ноябрьдә җибәрергә кирәк. Шул сүз җитте. Мәчетләр, мәдәният учреждениеләре, өлкәннәр бар да бердәм булып токмач кисте. Берсеннән-берсе узып эшләделәр. Озак аяк өсте басып торып, токмач кисә алмаганнар да читтә калмады, солдатларга иң кирәкле әйберләрне җыеп китерде. “Барысы да фронт өчен. Барысы да җиңү өчен” дигән лозунг бүген дә бик урынлы. 

– Чираттагы дүртенче автомунча әзер. Бу кечкенә генә сугыш хәрәкәтләре ветераннары төркеме өчен зур эштән санала. Без бу проектны ун көн эчендә башкарып чыктык. Ярдәм кулы сузган, үз куллары белән тырышып эшләгән һәр кешегә зур рәхмәт, – дип язды үз төркемендә Яңа Кенәрдән Рашат Салихҗанов

Бөтен халык фронт өчен дип тырыша, көченнән килгәнчә үз өлешен кертә. Без барыбыз да күңелләребез, йөрәкләребез белән сезнең янда, егетләр. Исән-сау җиңү яулап кайтыгыз.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев