erid:2VtzquqpS7d
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Арчада булды
Арча яңалыклары

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Арчада булды

Рөстәм Миңнеханов “Тукай эзләре буйлап“ дип аталган туристик маршрут объектларын карады

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов 5 майда Арча районында булды. Ул башта районда язгы кыр эшләренең барышы белән танышты. Аннан соң хуҗалык җитәкчеләре, шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары, инвесторлар һәм район активы белән очрашты.

Арча район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов районда эшләр барышы белән таныштырды.
Рөстәм Миңнеханов республикада барлык программалар гамәлдә булуын әйтте. Ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын оешкан төстә үткәрүнең мөһимлегенә басым ясады. Ветераннар игътибар үзәгендә булырга тиешлек, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә һәр төрле ярдәм күрсәтергә кирәклеге әйтелде.

Соңыннан Рөстәм Миңнеханов “Тукай эзләре буйлап“ дип аталган туристик маршрут объектларын карады. Ул Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды.


Фото: https://rais.tatarstan.ru/pressa/photoreports/photoreport/10228939.htm

 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев