erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Алмаз Хисаметдинов Арча район башкарма комитеты җитәкчесе итеп билгеләнде

25 апрельдә дүртенче чакырылыш Арча район Советының 49нчы чираттагы утырышы булды.

Утырышта Арча район башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү турындагы мәсьәлә каралды. Комиссия әлеге вазыйфага ике кандидатура тәкъдим итте. 

Шуларның берсе - моңа кадәр район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкарган Хисаметдинов Алмаз Габдерәүф улы.

- Районыбызның башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын миңа ышанып тапшырганга айдан азрак вакыт үтте, – диде Алмаз Габдерәүф улы. – Әлеге вакыт эчендә мин район тормышының төп юнәлешләрен ныклап ачыкларга тырыштым. Район активы белән очрашып сөйләштем, предприятиеләр, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре, бизнес, өлкән буын һәм яшьләр вәкилләре белән очраштым.  Уңай яклар күп, әмма тормыш бер урында тормый һәм мин районыбызның тагын да алга китүен бергәләп тәэмин итү өчен бурычлар билгеләдем. Мин хезмәтләр һәм ведомстволар җитәкчеләренә халык белән ике яклы элемтә урнаштыру өчен мәгълүмат ресурсларын активрак файдаланырга кирәк дип саныйм. Кешеләрнең кәефен сиземли белергә кирәк, бу бит хакимият эшенең нәтиҗәлелеген билгели торан индикатор. Нәтиҗәләр мондый: алда эшләр күп һәм без кешеләр бәхете өчен җиң сызганып, һәр урында үзеңнең шәхси җаваплылыгыңны аңлап эшләргә тиеш. Безнең алда түбәндәге бурычлар тора:

1. Безнең алдынгы предприятиеләребез : «Арча» ширкәте, «АСПК», «Арча элеваторы», «Арскметалл» ширкәте, сәнәгать парклары резидентлары белән тыгыз элемтәдә торып, төп икътисадый һәм сәнәгать күрсәткечләрен сакларга һәм яхшыртырга. Билгеле, авыл хуҗалыгы районы буларак, әлеге тармакны үстерүгә игътибар бирергә.

2.Икътисадта системалы проблемалар өчен чишү юлларын табарга. Мин аларның өч төп өстенлекле юнәлешен билгелим. Беренче – хезмәт җитештерүчәнлеге үсешен тизләтергә, беренче чиратта, яңа технологияләр һәм цифрлаштыруны кертү аша, шулай ук көндәшлеккә сәләтле тармаклар булдырып. Икенче – эшлеклелек мохитен яхшырту, бигрәк тә икътисадыбызның терәге булырга тиешле кече һәм урта бизнес өчен. Өченче – заманга җавап бирерлек квалификацияле белгечләр әзерләү.

Әлеге бурычларны тормышка ашыру безгә социаль мәсьәләләрне нәтиҗәле хәл итәргә һәм алга барырыга мөмкинлек бирәчәк.

Депутатлар бертавыштан Хисаметдинов Алмаз Габдерәүф улын Арча район башкарма комитеты җитәкчесе итеп билгеләү турында карар кабул иттеләр.

Утырышта Арча муниципаль районының 2024 елга бюджет үтәлеше проекты турында, 2025 елның беренче кварталына бюджет үтәлеше турында һәм район Советының эллекеге карарларына үзгәрешләр кертү турындагы мәсьәләләр каралды. Район Советы карарлары белән тулырак сез районның рәсми сайтында таныша аласыз.

Район Советы утырышында Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесенең беренче урынбасары - Татарстан Республикасы Рәисенең Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы Гарипов Илнур Мәхмүт улы катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев