Казансу буендагы “Казансу“
Районыбыз тарихына язылачак вакыйга булды – “Казансу“ дип аталган футбол манежы ачылды.
Бу көнне спорт сөючеләр, аеруча футбол яратучылар көтеп алды. Яңа спорт корылмасының исемен дә ерактан эзләп йөрисе булмаган – янәшәдә генә Казансу елгасы ага.
Бу көнне мондый шатлыкны тагын өч район – Кукмара, Менделеевск, Баулы районнары спорт сөючеләре дә кичерде, аларда да шундый футбол манежлары ачылды. Дүрт район халкын, спортчыларны “Экспо-зал“дан Россия Федерациясе төзелеш һәм архитектура министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәбрикләде.
Татарстан Россия Федерациясендә спорт буенча да лидерлар арасында. Казанны Россиянең спорт башкаласы дип тә йөртәләр. Шунысы игътибарга лаеклы – спорт объектлары зур шәһәрләрдә генә түгел, ә районнарда да төзелә. Узган ел республикада 12 меңнән артык спорт объекты сафка кергән. Республика җитәкчелеге 2030 елга кадәр футбол манежларын һәр район үзәгендә төзиячәкләр, дип сөендерә.
Шәһәребезне бизәп тора торган мәһабәт бина бүгенге таләпләргә туры китереп эшләнгән, җиһазланган. Ширкәт җитәкчесе әйтүенчә, алар мондый биналарны республиканың төрле районнарында төзегән инде. Безнең районда да яз башлаган эшне җәй ахырына төгәлләп тә куйдылар.
Тантанада ясаган чыгышында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ренат Гатиятов район спорт сөючеләренең мондый футбол кыры турында күптән хыялланулары турында әйтеп үтте, әлеге хыялны тормышка ашырудагы ярдәмнәре өчен ил, республика, район җитәкчеләренә рәхмәт әйтте. Ул спорт өлкәсендәге казанышлары өчен тренерларга, әлеге манежны төзүчеләргә, спортчыларга Рәхмәт хатлары тапшырды.
Манежны төзегән ширкәт җитәкчесе Павел Горшунов манеж директоры Айрат Хәбировка символик ачкыч тапшырды.
Республика Спорт министрлыгы “Казансу“ манежы ачылу уңаеннан 100 мең сумлык сертификат бүләк иткән.
Районда 30333 кеше физик культура һәм спорт белән шөгыльләнә. Бу 3 яшьтән 79 яшькә кадәрге халыкның 66,9 проценты.
Алга, яңа җиңүләргә спорт сөючеләр!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев