erid:2VtzquqpS7d
Арча районында 30нчы янгын мунчадан чыкты
Арча яңалыклары

Арча районында 30нчы янгын мунчадан чыкты

Арчаның Ямашев урамында булды бу хәл.

Газ белән ягыла торган мунча булган. Озаграк ягылганмы, тәмам кызган мич. Янгынчылар янгынга җәелергә ирек бирмиләр, йортны, күрше-тирә йортларны саклап калалар. "Бу янгын утызынчысы, - диде өлкән тикшерүче Наил Бәйрәмов. - Безгә хәбәр кич 18сәг.54 минутта керде. Бу хәл 13 сентябрьдә булды. Сак булырга кирәк. Мич юллыкларын карап, тикшереп торырга, мунчаны ягып җибәргәч, гел карап торырга киңәш итәбез. Мунча яраксыз хәлгә килде. Зыян күрүчеләр булмады. Хуҗалар исән-сау. Сак һәм игьтибарлы һәм, исән-сау булыйк!".

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев