Апаз мәктәбе чыгарылыш укучысы Айназ Хаертдинов Бердәм дәүләт имтиханында математика фәненнән 100 балл җыйды.
Быелгы Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре арасында Апаз урта мәктәбеннән куанычлы хәбәр килде. Мәктәпнең чыгарылыш сыйныфы укучысы Айназ Хаертдинов профильле математика буенча имтиханны иң югары нәтиҗәгә – 100 баллга тапшырган. Укытучысы – Алия Ибраһимова. Бу хакта район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нияз Муллахмәтов МАКС каналында яза.
“Айназ – син молодец! Чиксез горурланам! Үзең теләгән уку йортына кереп укуыңны телим! Алия Мансуровна, хезмәтегез өчен рәхмәт!” – дигән ул.
Айназның югары нәтиҗәсе – мәктәп коллективы өчен дә зур горурлык. Укучының белем юлындагы уңышларында гаиләсенең дә өлеше зур. Аның әти-әнисенә, шулай ук тәрбия һәм белем бирү эшенә өлеш керткән педагоглар Ханиф Гаптелманнаповичка һәм Алсу Зуфаровнага ихлас рәхмәт сүзләре җиткерелә.
Нет комментариев