erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча районында яшәүчегә мошенниклык өчен 30000 сум штраф билгеләнде

Арча районында яшәүче 33 яшьлек кеше РФ Җинаять кодексының 159нчы маддәсенең 2нче өлешендә күздә тотылган җинаятьне (мошенниклык – алдап, гражданинга шактый зыян китереп чит кеше милеген урлау) ясаган өчен хөкем ителде.

Әлеге ир 2022 елның июнендә үзендә булмаган мөгезле эре терлекне сатам дип, сатып алучыдан бозаулар өчен бераз өлешен алдан түләүне таләп иткән. Зыян күрүче 56800 сум акчаны күчергән, әмма бозауларны ала алмаган.

Моннан тыш, 2023 елның июнендә бу ир шундый ук җинаять кыла. Бу юлы 30-35 тонна борчак сатам, дип алдый һәм 85000 сумны алдан түләү шартын куя. Сатып алучы акчаны аның банк  картасына күчерә. Әлеге борчак чынбарлыкта бөтенләй булмый. 

Суд утырышы барышында хөкем ителүче гаебен танымады. Суд аңа 30000 сум күләмендә штраф рәвешендә җәза билгеләде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ


Арча районында яшәүче 20 яшьлек кеше РФ Җинаять кодексының  “г“ пунктында күздә тотылган җинаятьне (банк счеты аша чит кеше милкен урлау) ясаган өчен хөкем ителде.

Ул моңа кадәр дә хөкем ителгән булган.
Судта ачыкланганча, аның мобиль телефон номеры таныш булмаган кешенең банк счетына бәйләнгән булган. 2021 елның 19 июлендә әнә шул счетка 4000 сум акча керүе турында хәбәр килә. Телефон хуҗасы теге банк счетындагы акчаны үзенең банк картасына күчерә.
Моннан тыш, хөкем ителүче 2023 елның июнендә төнлә Зур Бирәзә авылындагы кафеда исерек хәлдә “Росгвардия“ хезмәткәренең битенә суга. Әлеге хезмәткәр административ беркетмә төзүче полиция хезмәткәрләренә ярдәмгә килгән була.
Хөкем ителүче үзенең гаебен таныды. Суд аның шартлы хөкеме һәм үтәлмәгән җәзасы барлыгын исәпкә алып, 1 ел 6 айга транспорт чаралары белән идарә итүгә бәйләнгән аерым эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итеп, дәүләт файдасына 10 мең штраф белән 1 ел 8 айга ирегеннән мәхрүм итү җәзасы билгеләде.
Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән.

Камил Хафизов,
Арча районы прокурорының өлкән ярдәмчесе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев