erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча спорт комплексында космонавтика көнен билгеләп үттеләр

Күңелле чара булды.

"Җиһангирлар" төркеме җитәкчесе Хәлил Гайнетдинов Юрий Гагаринның космоска очкан көнен (12 апрель) искә алмый калмый һәм башкаларга да онытырга ирек бирми. "Бу көн безнең тарихка уелып калган көн. Безнең аны онытырга хакыбыз юк, - дип сөйләде Хәлил Гайнетдинов. - Совет чорында һәр бала космонавт булам дип үсте. Тора-бара бу ничектер онытылды. Юрий Гагаринны онытыргы һич ярамый. Бөек Ватан сугышы геройларын онытмыйбыз. Беренче космоска очкан геройны да төрле матур чаралар белән без искә алып торырга тиешбез. Бу балалар, яшьләр өчен патриотик тәрбия дә". Әтнәдән Юрий Гагаринны күргән кеше - Данил абый Сәләхетдинов та килгән иде. Данил абый болай дип сөйләде: "Мин Саратов өлкәсенең Энгельс шәһәре янында өч ел армиядә хезмәт иттем. Хәрби хезмәткә 1959 елны чакырылдым. Энгельс шәһәре янында беренче класслы хәрби аэродром иде. Аның көньягын сакладык. 1961 елның 12 апреле иде. Көндезге сәгать 11 тулып киткәндер. Берзаман әллә нинди ике тапкыр шарт иткән ят тавыш ишетелде, аптырап киттек. Энгельс шәһәреннән самолетлар көн-төн оча, аңа күнеккәнбез, тик бу самолет тавышы түгел иде. Шуннан күккә карадык, еракта ике парашют төшеп килә. Ул бездән берәр чакрым ераклыкта иде. Ике-өч минут уздымы икән, солдатлар арасында: “Гагарин төшкән”, — дигән сүз таралды. Дивизия командиры машинасына утырып, тиз генә шул якка китте...   Радиодан беренче кеше космоска очты, дип ишеткән идек инде. Гагарин Саратов түгел, Волгоград өлкәсенә төшәргә тиеш булган. Шуңа күрә бу хәбәр командирлар өчен дә көтелмәгән хәл булды. Озак та үтми Юрий Гагаринны хәрби частька алып киләләр. Безнең янга килгәндә, Гагарин әле каскасын да салмаган, битендәге тирләре дә кипмәгән иде. Озакламый Энгельстан вертолетлар, самолетлар килеп җитте. Берсе төшеп, тиз генә Гагаринны утыртып алып китте". Данил абый Гагарин белән төшкән фотоларны да күрсәтте.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әнә шулай хатирәләрне яңартып, Арча спорт комплексында спорт уеннары белән бергә күңелле чара булды. Районның һөнәр алу көллиятләре студентлары килгән иде. Арча педагогика көллияте, Арча агросәнәгать көллияте, Арча техник-гуманитар техникумы студентлары спорт уеннарында үзара ярыштылар. Арча спорт комплексының Газинур Борханов җитәкчелегендәге таэквон-до белән шөгыльләнүче егетләр әлеге спорт төренең матур элементларын эшләп күрсәттеләр. Ринат Насыйбуллин тренерлык иткән малайлар футболга осталыкларын, ә Илсур Фәсхетдинов  тренерлыгындагы баскетболчы кызлар баскетболга осталыкларын күрсәттеләр. Чыгышлар бик матур булды. Кыскасы, матур чара булды. Тулырак итеп район газетасында язарбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X