erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча стадионында гаилә һәм спорт бәйрәме узды

«Сәламәт Арча» проекты кысаларында районыбыз гаиләләре ярышты

5 май көнне үзәк стадионда һәм Казансу паркында ориентлашу спорты буенча гаилә стартлары узды.

 

Ярышлар Арча районының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге, Арча Укучылар сарае, Форпост һәм Равил Нәбиуллин җитәкчелегендәге Идел буе университеты студентлары командасы белән берлектә оештырылды.

 

Гаиләләрне район Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Әмир Вәгыйзов сәламләде. Ул барлык катнашучыларга да уңышлар теләде һәм сәламәт яшәү рәвешен сакларга өндәде.

– Илебездә игълан ителгән Гаилә елында бүгенге чарага җыелган һәр гаиләгә рәхмәтләремне җиткерәм. Ярышлардан файда алып, күңелле яллар уздырып кайтыгыз, - диде ул.

Ярышларда барысы 39 гаилә катнашты. Алар “Әти, әни һәм мин”, “Әти һәм мин”, “Әни һәм мин”, “Туганым һәм мин”, “Яшь гаилә”, “3 яшькәчә бала белән яшь гаилә” номинацияләренә бүленеп ярышты.

 

Катнашучылар контроль пунктларны табып һәм төрле биремнәрне үтәп, билгеле бер маршрут үттеләр. Контроль пунктлар булган махсус карта ярышларның хөкемдары, Идел буе университетының алдынгы студенты Николай Борисов тарафыннан әзерләнгән иде.  

 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ярышларда катнашкан һәр гаиләгә истәлекле сувенирлар һәм гаилә фотосы белән магнитлар тапшырылды.

– Кунакчыл, күңелле ял! Монда һәркемне тәмле ризыклар белән сыйладылар. Мондый искиткеч бәйрәмне оештыручыларга зур рәхмәт! Һәркем бүләксез калмады. Мондый бәйрәмнәр күбрәк булсын иде дигән теләктә калабыз. Кызым Илүзә, кечкенәдән туризм түгәрәгенә йөреп, әлеге көнгә кадәр уздырылган ярышларда катнашып, гел призлы урыннар яулап килде. Бу ярышларның шартында бер катнашучы 14 яшьтән зур булырга тиеш түгел, Илүзәгә 16 яшь булгач, ул бу ярышларда катнашу өчен Сеҗе мәктәбенең 5 нче сыйныфында укучы туганнан туган энесе Риязны чакырды. Аллага шөкер сынатмадылар, «Мин һәм туганым» номинациясендә 3 урынны яуладылар, - дип тәэсирләре белән уртаклашты Мөрәледән Гөлназ Шәмсемөхәммәтова.

 

Фотолар Арча укучылар сарае архивыннан

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X