erid:2VtzquqpS7d
Арча Укучылар Сарае директоры Россиякүләмендә республика данын яклаячак
Арча яңалыклары

Арча Укучылар Сарае директоры Россиякүләмендә республика данын яклаячак

10 декабрьдә Татарстан башкаласында «Арктур»өстәмә белем бирү хезмәткәрләренең һөнәри осталыгы республика конкурсының финалы узды

Арча Укучылар Сарае директоры Руслан Гыйниатуллин «Арктур» республика конкурсында 1 нче урын яулады һәм тиздән конкурсның Россия этабында катнашачак.

Бу зур казаныш аның тырыш хезмәте һәм эшкә тугрылыгы нәтиҗәсе булды. Хәзер Руслан Наилевич конкурсның Бөтенроссия этабында «Өстәмә белем бирү учреждениесе җитәкчесе» номинациясендә республикабыз данын яклаячак!

ФОТО: https://vk.com/upr_obraz_arsk

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Нет комментариев