erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арча укучылар сараенда «Журналистлыкка багышлау» квест-уены узды

Журналистика - ул һөнәр генә түгел, ул тарих сөйләү, бүгенгене өйрәнү, заман белән бергә атлау һәм чынбарлыкны чагылдыру сәнгате

8 гыйнварда Арча укучылар сараенда "Журналистлыкка багышлау" квест-уены узды.

Катнашучылар, командаларга бүленеп, биш тукталышта журналист осталыгының төрле аспектларын үзләштерделәр.

«Серле тартма» тукталышында катнашучыларның максаты анда нәрсә барлыгын танып белү иде. Танып алган предметка бәйләп, командалар берәр хәбәр әзерләде.

«Стендап» дип аталган тукталышта катнашучылар нинди дә булса чарага кыска вакыт аралыгында стендап һәм әңгәмә алыр өчен сораулар уйлады. 

Актерлык осталыгына укучылар шундый ук атамалы тукталышта өйрәнде. Команданың һәр катнашучысы бирелгән шигырьне билгеле бер герой тавышы белән башкарырга тиеш иде. Хискә бирелеп, бу биремне дә башкарып чыкты катнашучылар.

Киләсе тукталыш – «Лексикон». Биредә балалар журналистика белән терминнарны гадәти булмаган формада тасвирлады. 

«Презентация» тукталышында катнашучыларга беренче карашка бөтенләй дә журналистика белән бәйле түгел кебек тоелган предметлар тәкъдим ителде. Укучыларның бурычы бу предметны журналистикагага бәйләп тасвирлау иде. 

Командалар һәр тукталышны лаеклы узып, үзләренең булачак журналист икәнлекләрен исбатладылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев