Арчада Альберт Гайнетдинов исемендәге гөсләчеләр фестивале узды
7 февральдә Арча балалар сәнгать мәктәбендә III республика “Гөслә-Fest” милли мәдәният фестивале булды
Быелгы фестиваль кунакларын сәнгать мәктәбе фойесында “Мирас” гармунчылар һәм курайчылар ансамбле каршы алды. “Декоратив-гамәли сәнгать” бүлекләре укучылары, укытучыларыннан осталык дәресләре, “Агачтан чокып ясау” бүлеге укучыларының күргәзмәсе эшләде.
Чара Арча балалар сәнгать мәктәбе оркестры (җитәкчесе – Альмира Фәхретдинова) чыгышы белән башланып китте. Сәнгать мәктәбе укучылары Рамил Әхмәдиев һәм Ралина Фәйзиева оркестрга кушылып керәшен җырларын башкарды.
Фестивальдә ТРның мәдәният өлкәсендә иннова-цияләр һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге халык иҗатын үстерү бүлегенең директор урынбасары Эльвина Якупова һәм район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләре буенча урынбасары Эльвира Вафина катнашты.
– Башкарган зур хезмәтегез өчен рәхмәт. Музыка уен коралларында уйнаганда биредәге балаларның күзләре янып тора. Мәдәнияткә, сәнгатькә карата мондый мөнәсәбәт булганда, киләчәгебез якты булачагына ышаныч зур, – диде Эльвина Якупова һәм мәдәниятне үстерүдә керткән өлеше өчен Арча балалар сәнгать мәктәбе директоры Гөлнара Сабировага Рәхмәт хаты тапшырды.
Эльвира Вафина фестивальнең озын гомерле булуын теләде һәм күңелендәге горурлык хисләрен җиткерде.
Фестиваль сәхнәсендә Арча, Саба, Тукай районнары һәм Мари Иле республикасы гөсләчеләре чыгыш ясады. Барлык катнашучыларга да дипломнар, җитәкчеләренә Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Очрашуның икенче өлеше түгәрәк өстәл артында узды. Биредә Альберт Гайнетдиновның “Гөсләдә уйнарга теләүчеләр” җыентыгын презентацияләнде һәм гөслә турында фикер алышулар булды.
Районыбызда гөсләдә уйный белүчеләр бармак белән генә санарлык. Алар – “Ятаган” фольклор инструменталь ансамблендә уйнаучылар һәм Сәрдәбаш авылында гомер итүче Вера Антипова. Ансамбльне Альберт Гайнетдинов туплаган булса, Вера Антипова гөсләдә уйнарга үзлегеннән өйрәнгән. Әнисе яшь чагында уйнаган гөслә белән чыгыш ясады ул.
Альберт Гайнетдиновның кызлары Айгөл Гарифуллина һәм Айсылу Мортазина да районыбыз сәнгать мәктәбендә эшли. Алар әтиләренең юлын дәвам итеп, “Ятаган” ансамблендә уйныйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев