erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада “Алдынгылар советы” рәисен сайлау һәм “Беренчеләр хәрәкәте”нә кабул итү тантаналары узды

Районыбызда “Беренчеләр хәрәкәте” агымдагы елның апрель аеннан актив эш алып бара.

Октябрь ахырында Арчада районыбыз яшьләре арасында “Алдынгылар советы” рәисен сайлау һәм актив укучыларны “Беренчеләр хәрәкәте”нә кабул итү тантаналары узды.
Сайлаулар Арча балалар сәнгать мәктәбендә үткәрелде. Үз кандидатураларын Арчаның дүрт мәктәбеннән биш укучы тәкъдим итте. Алар – Арчаның 5нче гимназиясеннән Фирүзә Мөхәммәтҗанова, Алисә Хәбибуллина, 6нчы мәктәптән Айсылу Сәфәргалиева, 1нче мәктәптән Ралинә Зәйнуллина һәм 2нче мәктәптән Илназ Галимов. Сайлауларга кадәр актлар залында һәр кандидат белән таныштыру уздырылды. Алар үзләре турында, киләчәккә планлаштырган чаралары һәм укучыларны хәрәкәткә җәлеп итү алымнары турында сөйләделәр. Залда утыручылар тарафыннан да аларга күп сораулар бирелде. Ә кандидатлар, үз чиратында, районыбыз яшьләрен нинди юллар белән җәлеп итәргә булганлыгын сөйләп, теләк-тәкъдимнәрен җиткерделәр.

Сәнгать мәктәбенең фойесы ул көнне чын сайлау залын хәтерләтте. Пәрдә белән капланган махсус кабинкалар, кандидатлар язылган бюллетень салу өчен махсус тартмалар, сайлаучылар белән эшләүче сәркатипләр – бары да җиренә җиткереп эшләнгән иде.
Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча “Алдынгылар советы” рәисе  итеп 58 тавыш белән Арчаның 1нче урта мәктәбе укучысы Ралинә Зәйнуллина сайланды. 


Районыбыз укучыларыннан торган җирле “Алдынгылар советы” Арча районы балалары һәм яшьләренең идеяләрен һәм проектларын тормышка ашыру өчен шартлар тудыру, аларга ярдәм итү һәм үстерү белән шөгыльләнәчәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Иң активлар – “Беренчеләр хәрәкәте”ндә 
Районыбызның актив яшьләрен “Беренчеләр хәрәкәте”нә кабул итү танатаналары да уздырылып тора. 31 октябрьдә Арча район Мәдәният йортында аның чираттагысы үтте. 
Чараны Арча районында Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең “Беренчеләр хәрәкәте” җирле бүлеген җитәкләүче Лия Ильина ачып җибәрде. 

– Укучылар, сез беренче булырга омтыласыз. “Беренчеләр хәрәкәте”ндә булу теләген сез үзегез белдердегез. Моның өчен мин чиксез шатмын. Сез бирегә килгәнсез икән, димәк, лидер булырга, үзегезне зур хезмәткә багышларга әзер. Безнең миссия – Россия белән булу, кеше булу, бергә булу, хәрәкәттә булу, беренче булу, – диде ул. 

Аның сүзләренчә, беренче булу ул, ярышларда беренче урыннар алу түгел, ә куелган максатыңа ирешеп, иң элек үзең өчен беренче һәм алдынгы булу. Лия Ильина үз командасына көчле, максатчан, актив, туган ягын сөюче балаларны чакыруын белдерде.  

Хәрәкәткә кабул ителгәнче, укучылар һәркайсы үз исемнәрен әйтеп, кечкенәләргә үрнәк, өлкәннәргә ярдәмче булырга, яңа белемнәргә һәм әйләнә-тирәне хөрмәт итәргә омтылырга, буыннар чылбырын һәм Ватанны сакларга вәгъдә бирделәр. Алга таба значоклар һәм команданың бердәмлеген гәүдәләндерүче беләзекләр тапшырылды һәм бирегә җыелган 40ка якын укучы “Беренчеләр хәрәкәте” әгъзалары итеп игълан ителде.

 Тантаналы чара Россия һәм Татарстан гимннарын тыңлау һәм хәрәкәтнең флешмобына кушылу белән дәвам итте. 
Гомумән алганда бүгенге көндә районыбызда 36 беренчеләр бүлеге эшләп килә. Алар мәктәпләрдә, Укучылар сараенда, педагогия һәм агросәнәгать көллиятендә, Яңа Кенәр интернат мәктәбендә гамәлдә. Алар белән хәрәкәтнең остазлары эшли, һәрвакыт ярдәм итә. “Беренчеләр хәрәкәте”нә укучылар 5нче сыйныфтан кабул ителә, ләкин хәрәкәт оештырган чараларда һәркем катнаша ала. 

“Беренчеләр хәрәкәте”нең девизы: “Бездә көч, бездә дәрт! Хәрәкәттә – бәрәкәт!“ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев