erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада әти-әниләр БДИ тапшырды

Быел 8 нче тапкыр әти-әниләр үзләрен мәктәп партасы артында БДИ биреп сынады. Балаларның БДИ тапшырган вакыттагы хисләрен үк кичермәсәләр дә, дулкынлану, каушау, курку хисе берсен дә читләтеп үтмәгәндер.

Имтихан ел саен “Бергә тапшырабыз. БДИны әти-әниләр белән бергә тапшыру көне” акциясе кысаларында үтте. “Аның максаты чыгарылыш сыйныф укучыларына һәм әти-әниләргә ярдәм итү максатында, БДИга әзерлек вакытында психологик киеренкелекне җиңеләйтү, имтихан тапшыргандагы атмосфераны тоеп карауга юнәлдерелгән”, — ди район мәгариф идарәсе методисты Ирина Борисовна. Арчаның 2 нче мәктәбенә имтихан тапшырып карарга килгән әниләр дә БДИга килгән балалар юлын үтте: телефон, шәхси әйберләрен чишенү бүлмәсендә калдырып металл детектор аша керде, күзәтүчеләр тарафыннан тулы инструктаж алды, БДИ тапшыра торган махсус бүлмәгә парта артларына урнашкач махсус бланклар тутырды, аннан тарих биремнәрне эшли башлады. Быел әти-әниләр тарих фәне буенча имтиханны кыскартылган вариантта язды. Ул 2024 елда БДИ вакытында укучыларга тәкъдим ителәчәк биремнәргә охшаш сораулардан тора. Гадәти БДИ да укучыларга 3 сәгать 30 минут вакыт бирелсә, әниләр 40 минут эчендә эшләп тапшырырга тиеш иде. Иң беренче булып, 13 минут эчендә эшләп бетереп, имтиханнан Лилия Гыйниятуллина чыкты. Лилиянең улы Эмиль Арчаның 5 нче гимназиясендә укый икән.  “Бүген үземә биремнәрне эшләү кыен булмады, тик балаларга камера алдында тапшыру атмосферасы җиңел түгелдер”, — дип фикере белән уртаклашты ул. “Мәктәпне 1997 елда тәмамладым. Мәктәп программасы онытылган, бүген тарихны да әйбәт эшләдем дип әйтә алмыйм, — ди Айсинә Гыйләҗетдинова. — Улым Рәсим Түбән Мәтәскә мәктәбен тәмамлый. Математика, рус теле, информатикадан БДИ тапшырачак. Борчылмый, үзенә ышанычы көчле”.

Арчаның 7 нче мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы Ләйсән Абдуллина 6 ел имтихан алу комиссиясендә эшли. “Соңгы елларда имтихан тапшыра торган аудиторияләр яхшы ноутбук, сканер, принтерлар белән җиһазландырылды. Хәзер балаларның эшләрен һәр аудитория үзендә сканер ясап җибәрә. Бөтен хезмәт онлайн булгач җайлырак. Балалар 9 ны бетергәндә төп дәүләт имтиханын биреп, ничек барышын күрде, аннан әти-әниләр белән әңгәмәләр дә үткәрдек. Балалар үзләрен тыныч тота, имтиханга аңлап, әзерлек белән киләләр”, — ди. Ул. Элек мәктәптә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләп алган Гүзәл Гапдерахманова бүген дә рус теленнән имтихан тапшырам дип белеп килгән. Кызы Зилә Арчаның 1 нче мәктәбендә укый. “Рус теленнән, математикадан, тарихтан БДИ тапшырырга әзерләнә. ТДИны җиңел тапшырган иде, монысына борчыла. Үзара сөйләшеп утырып та, назлап та көч бирергә тырышам, тәм-томнар белән дә сыйлыйбыз. Кызым, үзеңнең киләчәгеңә нигез саласың, хыялларың тормышка ашсын өчен хәзер ныклап тырышып алу кирәк дим”, — ди.

Тиздән, бик тиздән укучылар, укытучылар, әти-әниләр өчен бу борчулар артта калыр. Бары өч ай тирәсе сабырлык, тырышлык кына кирәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X