erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада атлар ярышы

Ярышларда барысы 25 ат катнашты.

Питрәч, Лаеш, Әтнәдән дә атлар килгән иде. Ярым чиста һәм чиста токымлы атлар ярыштылар.  "А.Сәлахов" крестьян-фермер хуҗалыгыннан дүрт ат катнашты. Икеяшьлекләр арасында "Пудра" кушаматлы ат ярышта 1 нче урынны алды. Җайдагы Рания Закирова. Икенче - Көектән Сафия кушаматды атта Вильнур Гарифуллин. Өченче - А.Сәлахов фермер хуҗалыгының Белла Кабайо кушаматды атында Зөлфәт Рамазанов. Ярымчиста токымлылар арасында  Кырлай агрофирмасы өчен чапкан Акватория кушаматлы атта Рузәл Зарипов финишка беренче килде.Ярым чиста токымлылар икегә бүленеп чаптылар. Аннан финалы булды. Ә финалда Акватория өченче нәтиҗәне күрсәтте. Финалда Кырлай агрофирмасы өчен чапкан Зид Бан Гем кушаматлы атта Мари Иле егете Александр Александров беренче килде. Икенче - Көектән Прелесть кушаматлы атта Вильнур Гарифуллин. Ярышларны икеяшьлекләр дәвам итте. Арчадан Салават Бикбаевның  Страйкер Мун кушаматлы аты чиста токымлылар арасында финишка икенче килде. Кичә Питрәч сабантуенда да ул икенче урынны алды. Питрәчтә беренче килгән көндәше бүген Арчадагы ат ярышында катнашып, тагын беренче урынны алды. Җиңүчене - "Манаполь" кушаматлы атны җайдагы Олег Семенов һәм хуҗасы Р.Гайнуллин белән фотога да төшереп алдык. Сабантуйның иң көчле чабышкы аты буларак котладылар үзләрен. Чиста токымлылар арасында Әтнә аты өченче килде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре