Арчада бүген буран чыгуы көтелә
Юлларда кар көртләре, бозлавык
Шимбә һәм якшәмбе, 3 һәм 4 гыйнварда, актив көнбатыш циклоннары һәм аларның атмосфера фронтлары сәбәпле, һава торышы шартлары начараячак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Бүген, 3 гыйнварда, иртән һәм көндез кар явуы көтелә, дип кисәтә синоптиклар. Буран чыгачак, күрү мөмкинлеге 1-2 километрга кадәр начараячак, ә вакыт-вакыт 1000 метрдан да азрак булачак. Көньяктан секундына 15-20 метр тизлектәге көчле җил исәчәк.
Төнлә термометр баганалары -13, -18 градуска кадәр төшәчәк, ә көнчыгышта аязганда -21 градуска кадәр салкын булачак. Көндез -4, -9 градуска кадәр җылытачак, көнчыгыш районнарда -14 градуска кадәр булачак.
4 гыйнварда, кар һәм җепшек кар явачак. Тәүлекнең якты вакытында урыны белән кар бик көчле явачак. Буран булачак. Күрү мөмкинлеге 500 метрга һәм аннан да азракка кадәр начараячак. Шулай ук көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан секундына 18-23 метр тизлектәге көчле җил була, дип фаразлана. Кайбер районнарда бозлавык булу ихтимал.
Моннан тыш, юлларда бозлавык, кар көртләре һәм кар боткасы барлыкка килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев