erid:2VtzquqpS7d
Арчада бүген Наҗия апаны җирләделәр
Арча яңалыклары

Арчада бүген Наҗия апаны җирләделәр

Урының җәннәттә булсын, Наҗия апа.

Кичә күренекле педагог, халык мәгарифе отличнигы, хезмәт ветераны, "Укытучы-методист" исеме иясе, дәреслекләр, методик әсбаплар авторы, шагыйрә, "Чишмә", "Җиде юллар чатында", "Мәдхия", "Бар да үтә", "Ялгыз мосафир" китаплары авторы Наҗия Саттарова вафат булды. Ул районда "Каурый каләм" иҗат берләшмәсенең беренче җитәкчесе дә иде. Балалары, оныгы белән горурланып яшәде. Аралашырга бик җайлы кеше иде. Аны районда бар да хөрмәт итте. 

Кызы Роза ханымның, оныгы Олесяның, туганнары, якыннарының кайгыларын уртаклашабыз. 

Урының җәннәттә булсын, Наҗия апа.

Халидә Фәйзрахманова фотосы

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев