Арчада бүген хатын-кызлар командалары хоккей уйнады
Бу кызыклы.
Казанның "Маруся" һәм Арча районы өчен уйнаган "Анаконда" командалары очрашты. Ике команда да Казаннан кайтты. "Анаконда" командасы уенчысы Арча кызы Эльвира Мостафина. Хоккей командалары белән очрашуга район башлыгы Илшат Нуриев та килде. Уеннар күңелле барды. Безнең Арча өчен уйнаган "Анаконда" командасы 9:1 исәбе белән көндәшен җиңде. "Безнең Арчада иптәшләрчә очрашуның максаты - Татарстанда хатын-кызлар хоккей командаларын үстерү, аларның данын күтәрү, - диде Эльвира Мостафина. - Безнең командада менә дигән 18 хатын-кыз уенчы тупланган. Киләсе елда төнге лигада уйнарга исәп. Башка районнарны да очрашуга чакырабыз. Ә Арча районында кечерәк кызлардан хоккей командасы тупларга җыенабыз. Безнең капитан Лиана Луканина шәп оештыручы. Ул спорт академиясендә укый". Уңышлар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев