erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада Чыршы ябылу тантанасы узды

Искечә яңа елны каршы алу төне алдыннан районыбызның үзәк стадионында бәйрәм узды

Традиция буенча стадионда урнашкан Үзәк чыршыны ябу тантанасы 13 гыйнварда, искечә яңа елны каршылар алдыннан уздырыла. Бүген дә әлеге матур чара җыр-бию, уен-көлке белән үтеп китте. Салкын һава торышы булуга карамастан, халык күп җыелган иде.

Бәйрәм чарасын Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина ачты.

- Яңа ел барчагызга да яңа бәхетләр алып килсен. Илебездә күптән көтелгән тынычлык урнашып, киткән егетләребез исән-имин генә туганнары янына әйләнеп кайтсын иде. Монда җыелган һәр кешегә олы рәхмәтемне әйтәм. Арча районын сайлап, биредә яшәгәнегез өчен, фидакарь хезмәтегез өчен һәрберегезгә бик зур рәхмәт, - дип, ихлас теләкләрен җиткерде ул.

Арча шәһәрен бизәүдә үзләренең аеруча зур өлешләрен кертечү "Жилкомбытсервис" (җитәкчесе - Альберт Хәкимов), "Энергосервис" (җитәкчесе - Рамил Әхмәтгалиев) ширкәтләрен һәм "Идарә компаниясе" (җитәкчесе - Илдус Аглиев) оешмасы җитәкчеләре бәйрәм сәхнәгә беренче булып чакырылды. Шәһәребезгә бәйрәм рухын керткәннәре өчен аларга рәхмәт белдерелде.

Яңа ел бәйрәменә оешма һәм йорт тирәләрен бизәүчеләр дә бүләкләнде. Беренче урынга лаек булучылар: Арчаның 6нчы мәктәбе, Пөшәңгәр башлангыч гомуми белеме мәктәбе һәм балалар бакчасы,  Яңа Кишет мәктәбе, Арчаның 6нчы балалар бакчасы, Арчаның 7нче балалар бакчасы, Үрнәк балалар бакчасы, "Водоканал сервис" ширкәте, "Арча элеваторы", "Арча" спорт мәктәбе, Урта Сәрдә авыл мәдәният йорты, Курса-Почмак авылы мәдәният йорты. 

Икенче урынга лаек булучылар: Арчаның 2нче, 7нче, Курса-Почмак, Шушмабаш мәктәпләре, 1нче, 11нче, Наласа балалар бакчалары, Арча гуманитар-техник техникумы, Арча педагогия көллияте, "МСО" ширкәте, Электр челтәре компаниясе, район мәдәният йорты, Арча балалар сәнгать мәктәбе, Мирҗәм һәм Шурабаш авылы  мәдәният йортлары, Арча аграр-сәнәгать һөнәр көллияте.  

Өченче урынга лаек булучылар: Арчаның 3нче мәктәбе, 10нчы балалар бакчасы,  Г.Курсави исемендәге күппрофильле лицее, Кушлавыч, Ташкичү мәктәпләре,   Мөндеш балалар бакчасы, АТП оешмасы, Газ хезмәте, Мәрхәмәтлелек үзәге, "Арскнефтепродукт" җәмгыяте, Арча укучылар сарае, Әзәк, Иске Кырлай авылы мәдәният йортлары, "Казан арты" музее, Үзәк китапханә, Төзү материаллары комбинаты,  “Арча Арена” боз сарае.

Үзләренең шәхси йорт тирәләрен бизәүче тырыш райондашларыбызга да аерым бүләкләр тапшырылды. Арчаның Кол Гали, Космонавтлар, Березинка һәм Н.Сафин урамнарында яшәүче тырыш гаиләләр (Яковлевлар, Ахуновлар, Хуҗиәхмәтовлар, Маннановлар, Хәкимовлар, Беляевлар) мактауга лаек булды.

"Арча хәбәрләре" сайтында барган "Иң матур яңа ел фотозонасы" бәйгесе җиңүчеләрен дә бүләкләдек. Арчаның 6нчы балалар бакчасы (1 урын), Арчаның 10нчы балалар бакчасы (2 урын), Арчаның 8нче балалар бакчасы (3 урын) дипломнар һәм "Нур" кибете тәкъдим иткән сертификатлар белән бүләкләнде. Актив катнашучы балалар бакчаларына Рәхмәт хатлары тапшырылды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Котлау һәм бүләкләүләр районыбызның мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән концерт номерлары белән үрелеп барды. 

 

 

 

  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев