erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арчада дөньякүләм танылган боксчы Гөлүсә Галиева югары бүләккә лаек булды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт хатын якташыбызга ТР Спорт министры Владимир Леонов тапшырды.

Арча районы горурлыгы, бокс буенча халыкара класслы спорт мастеры Гөлүсә Галиева Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Югары бүләк спортчыга республикада физик культураны һәм спортны үстерүгә керткән зур өлеше өчен тапшырылды. Бу хакта “Арча” спорт мәктәбе хәбәр итә.

Бүләкләне якташыбызга Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов тапшырды.

Гөлүсә Галиева күпьеллык тырыш хезмәте, спорттагы уңышлары һәм җиңүләре белән Арча районын гына түгел, ә бөтен Татарстанны һәм илебезне данлый. Аның казанышлары яшь буынны спорт белән шөгыльләнергә рухландыра.

Арчалылар спортчыбыз белән чын күңелдән горурлана һәм аңа алга таба да яңа җиңүләр, ныклы сәламәтлек тели.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев