Арчада “Дуслык күпере”: “Күрше” фестиваленең кышкы сезоны
Арча район Мәдәният йорты проекты “Күрше” фестиваленең кышкы сезоны җиңүчесе булды.
Быел кышын Арча халкын “Дуслык күпере – Мост дружбы” исемле этномәдәни квест берләштерәчәк.
“Күрше” фестивале вакыйгалары “Татарстанда кыш” проекты кысаларында узачак. Узган атнада “Күрше” республика фестивале җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Экспертлар бәяләве нәтиҗәләре буенча 1400 гаризадан 49 иң яхшы проект сайлап алынган. 11 инициатива – үзмәшгульләрнеке, калган 38е – юридик затларныкы. Әлеге чаралар Татарстан Республикасының 30 районын колачлаячак. Шунысы сөендерде – җиңүчеләр арасында Арча район мәдәният йорты тәкъдим иткән “Дуслык күпере – Мост дружбы” проекты да бар.
“Күрше” проекты белән кыскача гына таныштырып үтик. Быел май аенда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов “Күрше” ишегалды чаралары бәйгесе оештырылуы турында игълан иткән иде. Ул ишегалларында чаралар уздыру өчен 500 мең сумга кадәр акча алу мөмкинлеге дә бирде. Фестиваль күршелекне үстерүгә һәм республиканың җәмәгать киңлекләрендә чаралар үткәрүдә халык инициативаларын хуплауга юнәлдерелгән. “Күрше” фестиваленең кышкы сезондагы гомуми приз фонды 40 млн сум. Муниципаль учреждениеләр 1 млн сумга кадәр грантларга дәгъва итә алса, юридик затлар һәм коммерциянеке булмаган оешмаларга – 900, ә үзмәшгуль гражданнар – 500 мең сумга кадәр акча биреләчәк иде.
Сайлап алынган проектларны гамәлгә ашыру 20 декабрьдән соң башлана. Шарты буенча вакыйгалар бүленеп, берсе 20 декабрьдән 11 гыйнварга, икенчесе 20 гыйнвардан 10 февральгә, өченчесе 11 февральдән 28 февральгә кадәр үткәрелә. Аларны бер көндә оештырырга ярамый.
“Күрше” фестиваленең кышкы сезонында катнашу өчен 20 октябрьдән 28 ноябрьгә кадәр гаризалар кабул ителде. Арча район Мәдәният йорты әлеге фестивальгә “Дуслык күпере” дип аталган этномәдәни квестны тәкъдим итте һәм грант отты. Әлеге проектның авторы Арча район Мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Ләйлә Мөхәммәтгалиева.
– “Күрше” фестивалендә без беренче тапкыр катнашабыз. “Дуслык күпере” квестында районыбызда яшәүче төрле милләт халыкларының гореф-гадәтләре, җыр-биюләре, милли уеннары белән танышырга мөмкин булачак. “Шишор” мари халык фольклор ансамбле, “Русская песня” халык вокаль ансамбле, “Хәзинә” фольклор, “Туым җондызы” керәшен фольклор коллективлары чыгышы көтелә, – диде Ләйлә Мөхәммәтгалиева. – Безнең квест аерым яшь категорияләренә карамый, анда һәркем катнаша, үзенә шөгыль таба алачак. Шулай да әлеге квест ярдәмендә балаларны милли уеннарыбыз белән таныштыруны төп максат итеп куябыз. Берәүгә дә сер түгел, хәзерге балалар милли уеннарыбызны белми үсә. “Әллүки” балалар фольклор коллективын җитәклим, һәр дәрестә балалар белән милли уеннар уйнарга тырышабыз. Аларның кызыксынуын күрәм. Без уйнап үскән “Түбәтәй”, “Йөзек салыш” уеннарын хәзер балалар белми. Авылга кайткач та күзәтәм, рәхәтләнеп бияләйгә кар катканчы тау шуучы балалар да күзәтелми. Шуңа балаларның кышкы каникуллары үзенчәлекле, файдалы узуын телибез. Квестта спорт уеннарыннан тыш милли уеннарга зур игътибар биреләчәк. Катнашучыларны командаларга бүлеп ярыштырачакбыз. Алар һәр милләт (татар, рус, керәшен, мари) тукталышында оештырылган уеннарда катнаша алачак. “Чишмәгә суга бару”, “Киез итек”, “Коймак пеш”, “Җитез чана” кебек уеннар истә калырлык булачак, дип уйлыйбыз. Мари халкының “Шорыкйол”, керәшен халкының улактан ераклыкка йомырка тәгәрәтү уеннары белән дә танышырга мөмкин булачак. Һәр катнашучыга бүләкләр каралган. Актив ял итүдән тыш, райондашларыбыз, кайткан кунаклар осталык классында катнаша алачак. Төрле милләтләр орнаменты белән бизәлгән чыршы уенчыгы ясау күздә тотыла. Кыш бабай, Кар кызының бәйрәм котлавы, кайнар коймак белән чәй дә булачак. Чарабыз барлык милләтләрнең күмәк биюе белән төгәлләнәчәк.
“Күрше” фестиваленең кышкы сезонын күпкатлы фатирларның ишегалларында гына түгел, парк, сквер, халык күп ял итүче җәмәгать урыннарында да үткәрергә мөмкин. “Дуслык күпере” квесты өч җирдә узачак. 5 гыйнвар Җиңү паркында, 23 гыйнвар Көнчыгыш бистәсендә урнашкан Г.Тукай исемендәге паркта (мәчет янында), 13 февраль Бакый Урманче урамы, 18 йорт янында булачак. Чаралар сәгать 10да башлана.
– Мәдәният хезмәткәрләре райондашларыбызга матур ял, күңел ачу чаралары бүләк итәргә тырыша, – диде проект авторы. – Шуңа һәркемне актив булырга чакырабыз. Без оештырган чараларга халык йөрсә – хезмәтебезгә иң зур бәя булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев