Арчада быел 13 нче тапкыр Фәнил Гарәфиев истәлегенә традицион хоккей ярышы узды.
Казанның “Туган авылым” мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин әйткән азан белән башланып киткән ярышларда, составында 50 яшьтән узган ир-егетләр булган Арча, Балтач, Кукмара, Саба, Питрәч. Апас районы командалары көч сынашты. Ике төркемгә бүленеп барган ярышларда 4 нче урынны Питрәч, 3 нче урынны Балтач районы командалары яулады. Финалда Арча һәм Кукмара командалары яхшы уен күрсәтеп, Кукмара командасы 2, Арча командасы 1 нче урынны алды.
Җиңүчеләр кубокка, бүләкләргә, иганәченең (Фәнис Гарәфиев) акчалата бүләгенә ия булды.
Ярышларны Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев та күзәтте.
Нет комментариев