Арчада футбол бәйрәме узды
Мондый турнирлар яшь талантларны үстерүдә мөһим адым булып тора.
16 августта Арчада 2015–2016 елларда туган малайлар арасында ГАЗСТРОЙГАРАНТ CUP турниры узды. Ярышта илебезнең төрле төбәкләреннән килгән командалар катнашып, үзләренең осталыгын һәм футболга булган мәхәббәтен күрсәтте. Турнирда түбәндәге командалар көч сынашты:
- Адил Мөхәммәтҗанов академиясе (Арча);
- Торнадо (Арча);
- Прорыв (Уфа, Башкортстан);
- Интер (Вятка Аланы);
- Виктория (Питрәч);
- Рубин-Юниор ДФК (Казан);
- Рубин-Юниор академиясе (Казан);
- Олимп (Мамадыш).
Бу көнне футбол кыры чын мәгънәсендә талантлар мәйданына әверелде. Кызыклы һәм киеренке уеннардан тыш, яшь спортчыларны кыр читендә күңелле сынаулар да көтте. Һәр катнашучы үзен сынап карады һәм лаеклы бүләкләргә ия булды.
Турнирның иң истә калырлык мизгелләренең берсе — командаларның финал уенына кечкенә уенчылар белән кулга-кул тотынып чыгуы булды. Бу матур күренеш – балалар өчен дә, аларның әти-әниләре һәм тренерлары өчен дә истәлекле мизгел. Турнир нәтиҗәләре:
- 1нче урын — «Адил Мөхәммәтҗанов академиясе» (Арча, Команда тренеры — А.Р. Мөхәммәтҗанов)
- 2нче урын — «Олимп» (Мамадыш)
- 3нче урын — «Торнадо» (Арча, Команда тренерлары Р.Р. Насыйбуллин һәм К.И. Хәкимов)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев