Юлда сак булыгыз
Бүген Арчада «Тоннель» профилактик чарасы үтте. Анда транспорт белән идарә итүчеләр арасында юл-транспорт хәрәкәте кагыйдәләрен бозган ун кешегә беркетмә төзелде. Шулар арасында берсе алкогольле эчемлек кулланган хәлдә юлга чыккан була.
– «Тоннель» профилактик чаралары киләчәктә дә үткәреләчәк, – диде ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рөстәм Хәкимов.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан да белә аласыз
Нет комментариев