erid:2VtzquqpS7d
Арчада юл һәлакәтендә бала зыян күрә
Арча яңалыклары

Арчада юл һәлакәтендә бала зыян күрә

Юлда тизлек режимын саклау һәм хәрәкәт шартларына карап тизлекне дөрес сайлау — юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтүнең мөһим шартларының берсе.

12 августта төнге сәгать 2:45тә Арча - Яңа Кенәр юлында юл-транспорт һәлакәте булды.

Арчадан Яңа Кенәр ягына баручы Renault Logan автомобиле йөртүчесе (1976 елгы) юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итәрлек тизлек сайламый һәм транспорт чарасының юлда урнашу кагыйдәләрен боза. Нәтиҗәдә, автомобиль юлдан читкә чыгып, үз юнәлешендәге канауга төшә һәм әйләнеп каплана.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 2012 елгы балигъ булмаган пассажир зыян күрә. Ул Республика балалар клиник хастаханәсенә озатыла.

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев