erid:2VtzquqpS7d
Арчада Казан дәүләт консерваториясе каршындагы урта махсус музыка мәктәбе укучыларының концерты узды
Арча яңалыклары

Арчада Казан дәүләт консерваториясе каршындагы урта махсус музыка мәктәбе укучыларының концерты узды

Яшь башкаручылар бәйрәм бүләк итте

Арча балалар сәнгать мәктәбендә Н.Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе каршындагы Урта махсус музыка мәктәбе укучыларының концерты узды.

Бу кичә яшь башкаручыларның талантларын берләштерүче чын музыка бәйрәме булды. Концертны бик күп бәйгеләр, фестивальләр җиңүчесе, 5 яшьтән Н.Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе каршындагы Урта махсус музыка мәктәбендә белем алучы Арча кызы Диана Мөхәммәдиярова фортепианода уйнап ачып җибәрде.  

Мәктәп укучылары Арча балалар сәнгать мәктәбе укучыларына төрле музыка уен коралларында танылган әсәрләрне башкардылар. Алар үзләренең осталыкларын һәм музыкаль сәнгатьне тирән аңлауларын күрсәттеләр. Балаларның чыгышларын бик яратып, сокланып карадылар.

Балалар сәнгать мәктәбе директоры Гөлнара Сабирова кунакларга рәхмәт белдерде һәм әлеге чараны оештыручыларга Рәхмәт хатлары тапшырды

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Нет комментариев