erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчаның Казансу паркында өмә үтте

Анда районыбызның барлык оешма, предприятие һәм учреждениеләрендә эшләүчеләр катнашты.

1 апрельдән башлап районда санитар-экологик икеайлык игълан ителгән иде. Аның кысаларында шәһәребез һәм районыбызны чүп-чардан чистарту буенча өмәләр уза.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Шундый өмәләрнең чираттагысы бүген, 8 апрельдә, Казансу паркында узды. Анда район оешма, предприятие һәм учреждениеләре коллективлары – барысы 300дән артык кеше катнашты.

“Өмәләр апрель башыннан бирле дәвам итә, – диде “Арча шәһәре” муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары, Арча шәһәре Советы рәисе урынбасары Гүзәлия Нигмәтҗанова. – Бүген районыбызның хезмәт коллективлары Казансу паркын чүп-чардан, коелган яфраклардан, корыган ботаклардан арындыра. Һәр коллективка кишәрлекләр бүлеп бирелгән. Моннан тыш, мәктәпләр, балалар бакчалары коллективлары өмәләрдә актив катнаша. Алар җәмәгать киңлекләрен, паркларны, үзләренә бүлеп бирелгән территорияләрне чистартты. Өмәләр атна саен булачак. Әле елга буйларын, зиратларны чистартасы бар”.

Район администрациясе, федераль казначылык идарәсенең Арчадагы бүлеге, финанс-бюджет палатасы, статистика бүлеге, агросәнәгать көллияте, балалар сәнгать мәктәбе, социаль фонд, дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча бүлеге, мәдәният, мәгариф идарәләре, Энергосбыт, ДОСААФ, Экология идарәсе, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, район газ хезмәте, Таттелеком, социаль яклау бүлеге, Арча МСОсы, Водоканал-Сервис, “Бердәм Россия” сәяси партиясе, “Арча хәбәрләре” газетасы редакциясе – һәр коллектив Казансу паркын җыештыруга үз өлешен кертте.

“Узган атналарда үз территорияләребезне җыештырган идек, – ди “Бердәм Россия” сәяси партиясе белгече Талия Юнысова. – Үзебезгә билгеләнгән территорияләрне гел карап, чистартып торабыз. Бүлмәләрне дә җыештырып чыгардык, тәрәзәләрне юдык. Бүген коллектив белән Казансу паркын чистартырга төштек. Мондый өмәләр кирәк, дип саныйм. Тирә-юнебез чиста, матур булса, үзебезгә дә күңелле, рәхәт бит”.

Пенсия фонды хезмәткәрләре дә үз территорияләрен тәртипкә китереп өлгергән инде.

“Мондый өмәләрдә ел саен катнашып киләбез, – ди Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе урынбасары Миләүшә Сабирова. – “Казансу” паркы – барыбызның да яратып йөри торган ял итү урыны. Шуңа күрә аны чиста, төзек тоту – ул барыбызның да бурычы”.

Уздырылган өмәнең файдасы зур булды – Казансу паркы күзгә күренеп чистарды, матурланды, яшәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X