erid:2VtzquqpS7d
Арчада көрәш ярышы булды
Арча яңалыклары

Арчада көрәш ярышы булды

Көрәш нәтиҗәләре.

 "Арча" спорткомплексында 2006-07, 2008-09 елгы егетләр арасында көрәш буенча ярышлар булып узды.

Ярышта барлыгы 10 районнан һәм Казан шәһәреннән 126 көрәшче катнашты. Алар 2 төрле яшь, 18 төрле үлчәү категориясенә бүленеп бил алыштылар. Ярышның иганәчеләре: “Айракс” сәүдә комплексы җитәкчесе Локманов Әгъләм Тавис улы һәм Арча муниципаль районының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге. Алар тарафыннан ярышның җиңүчеләренә  акчалата бүләкләр, командаларга Кубоклар тапшырылды, Әгъләм Тавис улы һәр катнашучыны бушлай кайнар ризык белән сыйлады.

2006-07 нче елгы егетләр арасында:
55 кг: 🥉Хабибрахманов Айтуган (Илдус);
60 кг: 🥇Фәйзрахманов Рүзәл (Ашытбаш);
65 кг: 🥇Нурматов Рәмис (АПК);
70 кг: 🥉Зиятов Надил (Яңа кырлай);
75 кг: 🥈Трефилов Дмитрий (ААПК);
85 кг: 🥈Бухаров Камил (ААПК);
🥉Вәлиев Илфар (Наласа)
90 кг: 🥈Валиахметов Дияз (ААПК)
110 кг: 🥇Шакиров Булат (ААПК)
🥉Вәлиахметов Әмир (АГТТ).
Командалар арасында:
🥇Арча районы
🥈Казан-Зилант
🥉Казан -Яңа Савин

Котлыйбыз!

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев