erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада «Мин Арча баласы» проекты кысаларында медиафорум узды

«Мин Арча баласы» проекты 4нче сезонын япты

2020 елдан бирле Арча Укучылар сараенда эшләп килүче проект кысаларында 30 ноябрьдә медиафорум узды. Чара район мәдәният йортында белгечләр катнашындагы әңгәмә белән башланып китте. Форумны "Мин Арча баласы" гимны ачып җибәрде. 

Медиафорумның беренче өлеше Татарстан Республикасы Ш. Мәрҗәни исемендәге тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәрләре Шамил СадыйковХәниф Абдуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина, Татарстанның атказанган укытучысы Шәфигулла Гарипов, Арча районында “Беренчеләр хәрәкәте” җирле бүлеге җитәкчесе Лия Ильина һәм "Мин Арча баласы" проекты авторы Руслан Гыйниятуллин катнашында бүгенге көндә районыбызда тарихны саклау юнәлешендә нинди эшләр алып барылуы хакында җитди сөйләшүгә багышланды. Алып баручы Рамил Мөхетдинов һәм залдагы укучылар тарафыннан катнашучыларга сораулар бирү форматында түгәрәк өстәл оештырылды. Җанлы аралашу барышында тарихка, туган җирнең үткәнен өйрәнүгә, "Мин Арча баласы" проектының барлыкка килүенә һәм киләчәк планнарына кагылышлы сораулар күтәрелде.    

Файдалы әңгәмәдән соң, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина 4нче сезонда проект кысаларында видеороликлар ясаучы укучыларны бүләкләп, Рәхмәт хатлары тапшырды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Алга таба районыбыз мәктәпләреннән җыелган 60 бала Укучылар сарае бинасына юл алды. Биредә алар осталык дәресләрендә катнашып, чараның алдагы этабына әзерләнде. 

Медиафорумның төп өлеше  укучыларның проект әзерләүләре иде. 20 команда кулларында булган ноутбук, телефонннан кулланып үз проектларын булдырдылар. Ике сәгать эчендә һәр команда өч минуттан артмаган тарихи проект өстендә эшләде. Алар һәркайсы белгечләрдән торган жюри тарафыннан каралды, анализланды һәм иң яхшылары аерып алынды. 

Җиңүгә лаек булган 10 команда бүләкләнде. Алар - Арчаның 2нче, 7нче мәктәбе,  5нче гимназиясе, Утар Аты, Шушмабаш, Кәче, Иске Чүриле, Лесхоз, Түбән Аты һәм Курса Почмак мәктәпләре командалары. Әлеге командалар тәкъдим иткән хезмәтләр нигезендә "Мин Арча баласы"ның 5нче сезонында видеороликлар төшереләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев