erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада мөмкинлекләре чикле балалар өчен Чыршы бәйрәме узды

25 декабрьдә район мәдәният йортына сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле балалар чакырылды.

Иң элек бәйрәм фойеда чыршы янында алып барылса, соңрак балалар залга үтте һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән “Югалган хатлар эзеннән” исемле тәрбияви спектакль  карадылар. 

Бәйрәмгә килүчеләрне Арча районы башлыгы Илшат Нуриев сәламләде. Балаларны һәм аларның әти-әниләрен якынлашып килүче яңа ел белән котлап, ихлас теләкләрен җиткерде ул. Һәркайсы белән фотога төшеп, балаларның әниләре белән аралашты. Әлеге балаларның әти-әниләре белән горурлануын әйтте һәм рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Арчада яшәүче Резеда Хөснетдинова белән без дә аралаштык. Аның улы Рәшит тумыштан үзенчәлекле бала. Бүгенге көндә 2нче сыйныфта өйдә белем ала. Дауна синдромы диагнозы белән яшәүче сабый биергә бик ярата һәм төрле бәйгеләрдә катнаша икән.  

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

"Мөмкинлекләре чикләнгән бала әнисе буларак, Арча район башлыгына һәм барлык шушы бәйрәмне оештыруда катнашкан барлык кешегә рәхмәтебезне белдерәсе килә. Бу бәйрәм ел саен оештырыла. Рәхмәт, безнең балаларны онытмыйлар.
Ишекләрне ачып каршы алдылар, ишектән кергәч аниматорлар, шунда ук аква грим оештырылган иде. Өске катта зал уртасында чыршы  әйләнәсендэ балаларга жырлы биюле уеннар оештырылган. Балаларга күп кирәкми бит инде аларга, күпме шатлык, күпме сөенеч. Кыш бабай, кар кызы күрдек диеп сөенешеп, буләкләр алып, жырлы, биюле театральләштерелгән спектакль карап балалар да әти-әниләр, әбиләр дә бик яратып карадык.  Безнең балаларыбызның күңелен күргәнегез өчен, шушындый матур һәм мәгънәле бәйрәм оештыруга үз өлешен керткэн өчен бик зур рәхмәт. Әни кешегә үзенең баласын бәхетле булуын күрү үзе бер сөенеч, җанга рәхәт  бит ул. Тагын бер кат Арча район башлыга Илшат Нуриевка, барлык оештыручыларга бик зур рәхмэәт. Киләчәктә дә безнең балаларны онытмыйча, матур-матур бәйрәмнәр оештырырсыз диеп көтеп калабыз!" - диде Резеда ханым

 

 

Ландыш Хәкимова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев