Арчада шахмат ярышы бара
Комсомол туган көн хөрмәтенә.
Арча спорт комплексында шахмат буенча ярышлар бара. 25 кеше. Күрше-тирә районнардан да килгәннәр. Шахматчы, җитәкче урыннарда эшләгән Марсель Хәлилов: "Комсомол туган көнгә оештырдык ярышларны", - ди. Комсомол активистлары да килгән әлеге чарага. Малай вакыттан шахмат уйнаучы, Наласадан ветеран Габделнәфыйк Фәттаховның бүген туган көне. Шахматчылар котладылар үзен. Исәнлек-саулык, гаилә бәхете теләделәр. Котлауларга без дә кушылабыз. Ярышлар сәг.10 да башланып китте. Мәктәп балалары да килгән. Күңелле бара ярышлар. Кем белән кем туры килә ярышта. Бабай белән малаймы, ата белән улмы, чемпион белән ... Уенда бар да җитди. Тулырак итеп район газетасында язарбыз. Кайнар чәй, кайнар ризык та оештырылган иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев