erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада сугышчы Алишер белән хушлаштылар (ВИДЕО)

Тыныч йокла улым, дип теләде әнисе Марина... Якыннарының кайгысын уртаклашабыз.

Бүген Арчаның үзәк мәчете янында махсус хәрби операциядә һәлак булган сугышчы Ашимханов Алишер Амирханович белән хушлаштылар. Әнисе Марина,  
әтисе Амирхан. Бер сеңлесе бар. Бар да биредә: якыннары, туганнары, иптәшләре, сыйныфташлары...Арча районы мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин догалар укыды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Гатиятов, Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Азат Вахитов, "Сугышчан дуслык" оешмасы җитәкчесе Сергей Баһаветдинов, мәрхүмнең якыннарының кайгысын уртаклашып,  хушлашу сүзе белән чыктылар. Әмир хәзрәт авырлык килгәндә сабыр булырга өндәде. Без Аллаһы Тәгаләдән килгәнбез һәм Аллаһы Тәгаләгә әйләнеп кайтабыз...Хәрби хезмәттә бергә хезмәт иткән иптәше Роман Михаилов та биредә иде. "Лесхоздан, - дип таныштырды үзе белән. - Ялга кайттым. Алишер бик әйбәт, мәрхәмәтле егет иде".  Алишер Арча станциясендә яшәде. Күчеп кайтканнарына 15 еллап бардыр, диделәр. Арчаның 2нче мәктәбендә укыган. 1995 елгы. Өйләнмәгән. Армиядә Екатеринбургта хезмәт итә. Арчаның 120нче һөнәр училищесын тәмамлый. Казанда эшли. Узган ел хәрби хезмәткә мобилизацияләнә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Арча станциясе зиратына җирләделәр. Тыныч йокла брат, дип теләде иптәшләре. Үткән шимбәдә җирләнгән Рәсүлнең энесе Илназ Галиәхмәтов та килгән иде. "Алишер абый Рәсүл белән бергә хезмәт итте. Алар икесе бер снарядка эләгеп мәрхүм булганнар - шулай дип сөйләде егетләр", - дип сөйләде Илназ. Сүзләребез дога булып барып ирешсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре