Игътибарлы булыгыз
26 февральдә Арча районында "Тоннель" профилактик чарасы үткәрелә. Алкоголь эчемлек кулланган хәлдә руль артына утырып юлга чыкканнар, бер шул хәлдә эләгеп машина йөртү хокукын биргән таныклыкларын алдырган, шуңа карамастан яңадан машигасына утырганнар барлана. Башка юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар да читтә калмаячак.
- Бу чара юл һәлакәтләрен кисәтү максатыннан эшләнә, - диде ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рөстәм Хәкимов.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан да белә аласыз
Нет комментариев