erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада узган Россиякүләм турнирда боз хуҗалары җиңүче булды

Арча-Арена боз сараенда 15-16 апрель көннәрендә хоккей буенча ярышлар узды

Россиякүләм турнирда Арча командасыннан тыш, Казан, Сочи, Магнитогорск, Чебоксардан килгән хоккейчылар көч сынашты. Командаларда -  хатын-кыз уенчылар! 

Бу үзенчәлекле ярышлар берсеннән-берсе кызу 10 уенннан гыйбарәт булды. Турнирны Арча һәм Магнитогорск командалары ачып җибәрде. Арчалар беренче уенны ук җиңү белән башладылар. Ярышларның икенче көнендә Сочи һәм Чебоксар кызлары беренче булып бозга чыкты. 

Ике көн дәвамында барган әлеге ярышлар "Анаконда"(Арча) командасының җиңүе белән тәмамланды. Магнитогорск шәһәреннән килгән "Ночные ведьмы" командасы икенче, Казаннан "Маруси" командасы хоккейчы кызлары өченче урынны яуладылар. 

Арча районы башлыгы Илшат Нуриев турнирны ябу тантанасында катнашып, җиңүчеләрне бүләкләде һәм барлык катнашучыларга да рәхмәт сүзләрен җиткерде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Һәр команда һәм турнир өчен җанатап торучы районның Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Айрат Хәбиров, "Арча-Арена" боз сарае директоры Илһам Шакиров уеннарны башыннан ахырына кадәр күзәтеп тордылар. 

"Мондый ярышлар Арчада беренче тапкыр. Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган командалар ике көн дәвамында матур уеннар күрсәтте. Татарстанның бер генә районында да мондый форматтагы ярышларның әле булганы юк. Турнирның төп үзенчәлеге - гүзәл затлардан торган командалар. Арчада да кечкенә кызлардан торган команда туплыйсы килә. Ягъни 5-6 яшьлек кызлардан торган команда туплап, аларны кечкенәдән "бозда үстерсәк", киләчәктә районыбыз өчен чыгыш ясаучы менә дигән хоккейчылар булачак," - диде спорт сарае җитәкчесе Илһам Шакиров. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X