Арчада вәхшилек очраклары ешайган
Еш кына шәһәр урамнарында җәмәгать транспорты тукталышлары тәрәзәләренең ватык булуына игътибар итәсең.
Кыска гына вакыт эчендә шундый 12 очрак теркәлгән – билгесез кешеләр махсус пыяла панельләрне ватып киткән. Кызганыч, мондый хәлләр соңгы вакытта тагын да ешайды. Әле яңа гына куелган тукталышлар бүген инде бик начар хәлдә.
Өч очрак буенча тоткарланучыларның мәктәп укучылары булуы аеруча зур борчу тудыра. Алар өчен җаваплылык әти-әниләре җилкәсенә төште, алар ватылган тукталышларны төзекләндерү өчен шәһәр бюджетына акча түләде. Ә андый пыяла арзан тормый. Мондый хәлләр балаларда башкалар хезмәтенә һәм милкенә хөрмәт тәрбияләүнең ни дәрәҗәдә мөһим булуын күрсәтә.
Шәһәр милкенә зыян китерүче мондый гамәлләр вәхшилек дип санала. Бу законга каршы эш, һәм аның өчен Россия Федерациясе Җинаять кодексының 214нче маддәсе нигезендә җәза каралган. Мондый гамәл өчен штраф, мәҗбүри эшләр яисә, зыянның зурлыгына карап, җинаять җаваплылыгы да каралган.
Без һәркемне мондый очракларга битараф булмаска чакырабыз. Әгәр сез шундый хокук бозу очракларына тап булсагыз, бу хакта хокук саклау органнарына хәбәр итүегезне сорыйбыз. Шулай ук әти-әниләргә балаларны башкалар хезмәтен хөрмәт итәргә өйрәтергә кирәк. Яңа тукталышлар һәм төзекләндерү эшләре безнең уңайлык өчен, шәһәребез тагын да яхшырак булсын өчен эшләнә. Булганны сакларга, җәмәгать милкенә зыян китермәскә кирәк.
Тәртипне бергәләп саклыйк, башкаларның хезмәтен хөрмәт итик, туган шәһәребез турында кайгыртып яшик!
Эмиль Галимҗанова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев