erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада хәрби хезмәткә сайлап алу мобиль пункты эшләде

28 сентябрьдә Арча районында яшәүчеләрнең контракт буенча хәрби хезмәт турында тулырак белү мөмкинлеге булды. Шәһәрнең үзәк стадионында хәрби хезмәткә сайлап алу мобиль пункты хезмәт күрсәтте.

Палаткада барлык теләүчеләр әлеге юнәлеш буенча кызыксындырган сорауларын бирергә, гариза язарга һәм ташламалар турында белешергә мөмкин иде. Агитация күргәзмәсе эшләде, әңгәмә үткәрелде. Катнашучыларның яше 18 яшьтән 55 яшькә кадәр, сәламәтлеге яхшы булу шарт.

“Контракт буенча хезмәт турында белергә теләгән барлык кешеләр биегә килеп сорашалар. Без барын да сөйлибез, хәрби хезмәт шартлары белән таныштырабыз. Теләүчеләр бер елга контракт төзи ала. Россия Федерациясенең төрле почмагындагы хәрби частька барырга була. Әлегә Татарстанда бер тапкыр түләү – ике миллионга кадәр.  Контрактны ир-атлар да, хатын-кызлар да төзи ала”, - диде контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу инструкторы Алексей Степанов.

Биредә автомат макеты да тәкъдим ителгән иде. Теләге булган һәркем килә, тотып карый, шулай ук үзен автомат җыюда һәм сүтүдә сынап карый ала.
Алексей Степанов әйтүенчә, хәрби хезмәткә контракт буенча алу мобиль пункты районнар буенча йөри. Бүген Арчага килүләрен сәбәбе – биредә яшьләр өчен патриотлык, Ватанга һәм әйләнә-тирә мохиткә мәхәббәт хисләре тәрбияләүгә юнәлдерелгән «Арча-уен» спорт-күңел ачу уены узу. Ярышларның этаплары арасында армия һәм туристлык полосалары, ату, ориентлашу бар иде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев