Арчада Хәтер һәм кайгы көненә багышланган велойөреш узды
Ул шәһәрнең Бөек Ватан сугышы еллары белән бәйле истәлекле урыннары аша узды
22 июнь иртәсендә Арча шәһәрендә Бөек Ватан сугышы башланган көнне искә алу чаралары кысаларында велойөреш үткәрелде. Хәтер һәм кайгы көненә багышланган әлеге чара төрле буын вәкилләрен берләштерде. Бу хакта «Казан арты» тарих-этнография музее хәбәр итә.
Велойөреш иртәнге сәгать дүрттә старт алды. Катнашучылар өчен маршрут шәһәрнең Бөек Ватан сугышы еллары белән бәйле истәлекле урыннары аша узды. Чара барышында тәҗрибәле экскурсовод Ленар Гобәйдуллин шәһәр тарихындагы әһәмиятле урыннар турында сөйләде.
Хәтер акциясендә 10 яшьтән алып 71 яшькә кадәрге район халкы катнашты.
22 июнь — илебез тарихындагы иң фаҗигале даталарның берсе. Нәкъ менә бу көнне 1941 елда Бөек Ватан сугышы башлана. Еллар узса да, фронтта һәм тылда Җиңү өчен көрәшкән буынның батырлыгы халык хәтерендә саклана.
Мондый чаралар үткәнне искә алу гына түгел, ә яшь буынга тарихи дөреслекне җиткерү, Ватанны саклаучыларга хөрмәт тәрбияләү өчен дә әһәмиятле.
Гөлүсә Хаҗиева фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев