erid:2VtzquqpS7d
Арчага эшкә яшь табиблар кайтты
Арча яңалыклары

Арчага эшкә яшь табиблар кайтты

Таныш булыйк.

Арча поликлиникасында яшь табиблар белән очрашу булды. Арча үзәк хастаханәсе баш табибы Рифат Идрисов, реаниматолог Ринат Урманов, невролог, поликлиника эше буенча баш табиб урынбасары Азат Вафин, участок табиб-терапевты Эльвира Хәкимҗанова яшь табибларга, районга эшкә кайтуларын хуплап, үзләренең киңәшләрен бирделәр, эшләрендә уңышлар теләделәр. Яшь табиблар белән таныш булыйк. Стоматолог-терапевтлар Хәсәншәех авылыннан Галия Закирова, Арчадан Искәндәр Вафин, балалар табибы Казаннан Азат Низамиев, кардиолог Кукмара районынннан  Алена Зәйнетдинова, Чирмешәннән стационар терапевты Айсылу Галимова, участок терапевты Кыргызстаннан милләте буенча үзбәк Өметҗан Сайназаров.  Соңыннан истәлеккә бергәләп фотога төштеләр. Тулырак итеп район газетасында язарбыз.

 

 

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев