erid:2VtzquqpS7d
Арчага эшлекле сәфәр белән кунаклар килде
Арча яңалыклары

Арчага эшлекле сәфәр белән кунаклар килде

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин хәбәр итә.

Тыва Республикасы Хөкүмәте Рәисе Урынбасары Алик Кертик-оолович Монгуш һәм авыл хуҗалыгы министры Алдай-Мерген Алдандайович Ховалыг Арча районына эшлекле сәфәр белән килделәр. Кунаклар Яңарыш агрофирмасында терлекләрне ашату, тәрбияләү технологияләре һәм терлекчелектәге программалар белән таныштылар, азык әзерләү үзәгендә булдылар. Ихлас кооперативында һәм Арча сөт заводында сөт кабул итү пунктын карадылар, премикслар һәм сөт продукцияләре эшләү линияларының эшчәнлеге белән таныштылар. Салахов фермер хуҗалыгы атлары кунакларда тирән кызыксыну уятты. Алга таба  атчылык буенча ике арада хезмәттәшлек булдыру хакында фикер алыштылар.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев