erid:2VtzquqpS7d
Арчага Казан табиблары кайтты
Арча яңалыклары

Арчага Казан табиблары кайтты

Бу юлы медицина хезмәткәрләренә баш миендәге кан әйләнеше кискен бозылган очракта авыруга нинди ярдәм күрсәтергә, ничек дәваларга кирәклеге турында сөйләделәр.

Арча сәнгать мәктәбе залында үтте ул. Лекцияләре Арча һәм күрше-тирә район медицина хезмәткәрләре тыңлады. Казаннан МКДЦның бүлек мөдире Тимур Демин, КГМУның тернәкләндерү кафедрасы доценты Гүзәл Старостина кайтты. "Инсульт очраклары күбәя бара, чөнки кеше гомере озыная, ә инсульт күбрәк олы кешеләргә хас", - дип сөйләде Казан табибы Тимур Викторович. Инсульт билгеләрен сизеп алуга тиз арада медицина хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. " Инсульт кичергән һәр кешедә сәламәтләнүгә шанс бар", - диде доктор Тимур Демин.

 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев