erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчага Малайзиядән кунаклар килде

Халыкара форум делегатлары безнең районны бик ошатып китте

Казанда “Россия – Ислам дөньясы“ халыкара икътисадый форум узды. 
Анда 85 чит илдән, Россиянең 84 төбәгеннән 16 меңгә якын кеше катнашты. Җыенга  Иран, Малайзия, Төркия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре кебек илләрдән зур делегацияләр килгән иде. “Бер генә мөселман иле дә безгә каршы санкцияләр кертмәде һәм Көнбатыш илләре керткән санкцияләрне хупламады. Димәк, мөселман илләре – безнең ышанычлы хезмәттәшләребез“, – диде Россия Премьер-министры урынбасары Марат Хөснуллин

Форумда катнашкан Малайзия делегациясе Арча районында да булып китте. Аның җитәкчесе илнең авыл хуҗалыгы министры икәнлеген дә исәпкә алсак, кунакларны күбрәк безнең авыл хуҗалыгы тармагының торышы кызыксындыра иде. Һәм алар үзләре күргәннәрдән бик тә канәгать булып киттеләр.
Кыскача гына булса да, әлеге ил белән таныштырып үтим әле. Ул Көньяк-Көнчыгыш Азиядә урнашкан, Көньяк Кытай диңгезе аерып торган ике өлештән тора. Малайзия – таулы ил.  Анда экватриаль климат, һәрвакыт эссе һәм дымлы һава. Ел дәвамында 2500 миллиметрга кадәр явым-төшем теркәлә. Ә бездә ул 450-460 мм. Илнең яртысы джунглилар белән капланган. 15 меңнән артык үсемлек һәм 2000 төрдәге агачлар үсә. Иң экзотиклары – “йөри торган“ агачлар, аларның тамырлары кәүсәнең  уртасыннан үсә һәм дым эзләп 3-5 метр ара “уза“ ала. Дөньядагы иң зур чәчәк тә биредә икән, аның диаметры бер метрга, ә авырлыгы 10 килограммга җитә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Кунакларны Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнулов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек  идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин озатып йөрде.
Беренче тукталыш – сәнәгать паркында урнашкан Идел буе премикслар һәм катнаш азык җитештерү заводы. Идел буе федераль округында тулысынча немец җиһазлары белән эшләүче бердәнбер эре предприятие бу. Анда өр-яңа прогрессив технологияләр кулланыла, барлык җитештерү һәм идарә процессларын тулысынча  автоматлаштыру авыл хуҗалыгы терлекләре һәм кошлары өчен югары сыйфатлы өстәмәләрнең киң ассортиментын җитештерү мөмкинлеге бирә. Әлеге завод компанияләренең төп максаты – авыл хуҗалыгы предприятиеләре белән озак вакытлы килешүләр төзеп, терлекләрне ашатуның иң нәтиҗәле технологиясен куллану һәм югары сыйфатлы, мул сөт җитештерү.

Шундый нәтиҗәне кунаклар компаниянең “Яңарыш“ ширкәтендә булганда аеруча ачык күрделәр. Әлеге хуҗалыкта бүгенге көндә 40 тоннага якын сөт савалар.
Арча сөт комбинатындагы яңа технологияләр дәрәҗәсе дә тәэсирләндерерлек. Үзгәртеп корганнан соң комбинатта җитештерү куәте тәүлеккә 600 тоннага җитте, 100 тонна әзер продукция чыгарыла. Алга таба халыкара  сыйфат сертификатлары алу,  яңа линияләр эшләтә башлау планлаштырыла.
Сөт җитештерү күләмен арттыру максатында яңа терлекчелек комплексы төзелә, мөгезле эре терлекләр саны 6 мең баштан артачак (Малайзиядә 7 мең баш сыер бар, дип әйттеләр).
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X