erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчага Россия Федерациясе мәдәният министры урынбасары Надежда Преподобная килде

Рәсми сәфәр вакытында РФның министр урынбасары Арча балалар сәнгать мәктәбендә булды

Арча балалар сәнгать мәктәбе агымдагы елда "Культура" илкүләм проекты кысаларында капиталь төзекләндерелде. Шул уңайдан мәктәпкә рәсми визит белән Надежда Преподобная килде һәм массакүләм мәгълүмат чараларының проектка кагылышлы сорауларына җавап бирде. 

Министр урынбасары белән берлектә ТРның мәдәният министры Ирада Әюпова, Арча районы башлыгы Илшат Нуриев та килгән иде. Кунакларны баянда уйнаучылар ансамбле милли көйләр тезмәсе башкарып каршы алдылар. Надежда Преподобная биредә шөгыльләнүчеләрнең эшчәнлеге белән танышты. Актлар залында кунакларны "Күңелле балачак" ансамбленең чыгышы сәламләде. 

"Культура" илкүләм проекты кысаларында бинаны төзекләндерү белән беррәттән, яңа музыка уен кораллы да кайтартылды. Кунаклар алар белән дә танышты, укучыларның чыгышларын тыңладылар. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

"Әлеге илкүләм проектка кертеләсе төбәкләрне сайлаганда беренче чиратта биредә яшәүче халык исәбе һәм сәнгать  мәктәбендә шөгыльләнүче балалар саны исәпкә алына. "Культура" проекты буенча Татарстанда барлыгы 28 мәктәп төзекләндерелгән. Ил буенча бу сан 505не тәшкил итә. Бу эшне дәвам итәргә планлаштырабыз. Булдыра алганча киң колачлы эш башкару - безнең максат", - диде Министр урынбасары.

Иҗат өлкәсендә үзенең кечкенәдән рәсем сәнгате белән яратып шөгыльләнгәнлеген, балаларның кызыксынуларына каршы килмәскә, киресенчә үстерергә кирәлеген дә әйтте Надежда Преподобная

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев