erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арчалар сәяхәттән кайтты (ВИДЕО)

Район мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасы әгьзалары җәйне үткәрә белә.

Укытучылар, тәрбиячеләр, техник хезмәткәрләр... Ташламалы юлламалар белән автобуста Мәскәүгә, Санк-Петербургка, Төньяк Кавказга, самолетта Абхазиягә, теплоходта Түбән Новгородка, әле яңа гына автобуста Чабаксарга бардылар. Афәрин, профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисов, үзенекеләрне кайгыртып тора! Чабаксарга өч сәгатьләп бардылар. Кыен булмады. Җиләс, уңайлы автобуста рәхәтләнеп тирбәлеп кенә бардылар.Чабаксарда шәһәр белән таныштылар, туган як музеена керделәр, кафеда тамак ялгап чыктылар. Чабаксар (Шупашкар) - Чувашстан Республикасының башкаласы. Иделнең уң ярында урнашкан. 1469 елдан билгеле. 1455 елда Казан һәм Свияжск архиескопы Гурий Казанга барышлый Чабаксарга керә һәм Иван Грозный приказы буенча булачак Кремль урынын билгели. Кремльне шул ук елны төзиләр.  Ул берничә тапкыр яна. "Чабаксарда бүген ярты миллион кеше яши, - дип сөйләде гид Олег Анатольевич. - Бу Казанндагы халыкның яртысы. Ә мәйданы 250 кв.км. Шәһәр 7 калкулыкка урнашкан. Мәскәү кебек. Шәһәрне Иделгә коючы елгалар бүлгәли. 5 күпер бар. Шуларның берсе Мәскәү күпере. Табигате, үзегез күрәсез,  матур".  1767 елда әби патша Екатерина ll Идел буенча эшлекле сәяхәт вакытында Чабаксарга да туктала. Ул бу җирлекне бик ошата. 14 елдан соң 1781 елда Гербын раслый. Гербның өске ягы Казанныкы, ә аскы өлешендә бай табигатьне чагылдыручы үрдәкләр очып бара.  (фото музейда төшереп алынды). 46 метр биеклектәге кочагын җәеп торучы Ана монументы да дулкынландыргыч.  Халкына Ана мәхәббәте... Монда Гражданнар сугышы герое Василий Чапаев туган. Һәм тагын. Россиядә үскән колмакның (хмель) 80 проценты Чувашстанда үсә. Сыра музееның булуы да очраклы түгел. Кыскасы, биредә музейлар, театрлар, яшел скверлар күп.  Менә без чуваш шагыйре Константин Иванов һәйкәле янында басып торабыз. Татар халкы өчен Габдулла Тукай исеме ничаклы бөек булса, чуваш халкы өчен Иванов исеме дә шулай ук бөек. Коточкыч авыр шартларда яшәгән Тукай 27 яшендә үлеп китә. Шундый ук авыр шартларда яшәгән Иванов 25 тә үлә. Ләкин безнең Тукайның бәхетле бер ягы бар: ул, үз исемен куеп, газеталарга, журналларга үз язмаларын бастыра алган, китапларын бастырган. Ивановның исә үзе исән чакта исемен куеп әсәр бастырырга хокукы да, мөмкинлеге дә булмаган.Телләргә килгәндә, чуваш теле дә шулай ук төрки тел. Ул сүзлек составы һәм грамматик төзелеше белән татар теленә шактый якын икән. Иң зур күпчелек сүзләрнең тамырлары һәр ике тел өчен дә бер үк диярлек. Чөнки безнең халыклар борын-борыннан бер үк тарихи җирлектә яшәгәннәр. Әнә бит Идел Чувашстан аркылы үтә, Татарстан аркылы уза. Чувашстанда татар авыллары бар. Татарстанда да чуваш авыллары шактый. Чувашлар төрки халыклар буларак Россиядә бердәнбер христиан динен тотучылар булып саналалар. Алар шулай ук Иван Грозный тарафыннан чукындырыла. Чуваш һәм рус теле дәүләт теле булып санала. Бигрәк тә яшьләр бездәге кебек рус теленә авыша бара. Чабаксарда төзелешләр күп алып барыла. Шул ук вакытта гади авыл йортлары да бар.  Фатир бәясенең 1 кв.метры 70 мең сумнан башлана. Казанга караганда күпкә арзанрак. Уртача хезмәт хакы 40 мең сумлап. Промышленность предприятиеләренә килгәндә, узган гасырның 80-90нчы елларында киҗе-мамык трикотаж комбинаты төп сәнәгать предприятиесе булып санала. 16 меңләп кеше эшли. Әмма үзгәртеп кору елларында бирешә. 2012 елда банкротка чыга. Шундый зур мәйданны биләп торучы комбинатны алырга әлегә инвестор табылмаган. Куәтле ГЭС төзелү сәбәпле (1970-1981нче еллар), кайбер авыллар,  чиркәү, храмнар су астында кала. Гид сөйләгәннәрне тыңлап, чуваш халкының үткәннәре, гореф-гадәтләре, бүгенгесе белән танышып, тарихи урыннарда фотоларга төшеп, уен-көлке сөйләшеп, вакыт үткәне сизелми дә калды. Кибетләренә дә кереп чыктылар. Күчтәнәчсез кайтып булмый бит инде! Сәяхәтчеләр профсоюз лидеры Вакыйф Вәгыйзовичка бик рәхмәтле булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре