erid:2VtzquqpS7d
Арчаның 10нчы балалар бакчасында көзге ярминкә узды
Арча яңалыклары

Арчаның 10нчы балалар бакчасында көзге ярминкә узды

Бу матур чара «Чишмәкәй»дә ел да уздырылып килә

19 сентябрь көнне районыбызның 10нчы балалар бакчасында көзге ярминкә узды. Сату-алу башланганчы, нәниләр концерт куйды. Балалар да, тәрбиячеләр дә җырлап-биеп күңел ачтылар. Әти-әниләр өчен уеннар да әзерләнгән иде.  

Ә ярминкәдә ни генә юк иде! Пешкән ризыклар, кул эшләнмәләре, конфет-печеньелар, бакча җимешләре, уенчыклар, кием-салымнар… Кыскасы, зур ярминкәләрдән ким түгел иде биредә. Ул әти-әниләр һәм тәрбиячеләр тырышлыгы белән оештырылган. Сатып алучылары да – үзләре. Балалар әти-әниләре белән киштәләрне карый, ә тәрбиячеләр кыстый-кыстый саталар. 

«Бүгенге ярминкәбез урамда, бакчабызның ишегалдында узасы иде. Кызганычка каршы, яңгыр явып, бөтен планнарны бозды. Шулай итеп, уйланган булгач, биредә уздырырга булдык. Һәркем бик теләп катнашты. Битараф калмаган әти-әниләребезгә аеруча зур рәхмәтләребезне җиткерәбез», – диде «Чишмәкәй» балалар бакчасы мөдире Фәния Гыйззәтуллина.

Белешмә
Арчаның 10нчы балалар бакчасы 1990 елда ачылган. 34 хезмәткәр, шул исәптән 18 педагог хезмәт куя. Барысы да югары һәм беренче категориягә ия. 4 төркемдә белем һәм тәрбия бирү эше туган телдә алып барыла.  Биредә эшләүче һәркем үз эшенең остасы, һәркайсы мәхәббәтен кызганмыйча, биредәге сабыйларны олы тормыш юлына әзерли.

 

 

 

 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев