Ярышлар бик күңелле һәм каты барды. Һәркемнең җиңәсе килде.
Арчаның 7нче мәктәбе спорт залында мәктәп укучылары арасында баскетбол ярышлары булды. Айван авылында яшәүче фермер, район крестьян-фермер хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Нафил Гатауллин призына оештырылды ул. Ярышларны ачу тантанасында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин катнашты. Кызлар һәм малайлар арасында ярышлар аерым барды. Нәтиҗәләр түбәндәгечә: егетләр арасында 1нче урында - Арчаның 2нче мәктәбе командасы (тренеры Булат Шакиров), 2нче - Арчаның 5нче гимназиясе (тренеры Илнур Җәләев), 3нче - Арчаның 7нче мәктәбе командасы (тренеры Райнур Заһидуллин).
Кызлар арасында 1нче урында Арчаның 7 нче мәктәбе командасы, 2нче - Арчаның 5нче гимназиясе, 3нче - Арчаның 2нче мәктәбе командасы. Котлыйбыз! Җиңүчеләргә фермер кубогы, грамота, медаль, истәлекле бүләкләр таршырылды.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев