Арчаның балалар бакчасында Республикүләм “Голосок – Көмеш тавыш 2023” бәйгесенең финал өлеше узды
6 декабрь көнне Арчаның 11нче балалар бакчасында зур чара – Республикүләм уздырылган “Голосок – Көмеш тавыш 2023” җыр, моң конкурсының финал өлеше булды.
Конкурс районда унынчы тапкыр үткәрелә. Бу елгы бәйге республикакүләм уздырылды һәм ул ике өлештән тора: беренчесе – сайлап алу туры булса, икенчесе – финал. Сайлап алу турына 54 гариза һәм видеоязма кабул ителде. Ә финал өлешенә Татарстаныбызның 7 районыннан һәм Казан шәһәреннән 37 катнашучы бала үтте. Конкурс иҗади сәләтле балаларны ачыклау, аларны җыр дөньясына җәлеп итү, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның музыкаль үсеш дәрәҗәсен күтәрү максатыннан үткәрелде.
Конкурска сайланган җырларның репертуары күптөрле: күптән билгеле җырлар да, яңа, заманча җырлар да башкарылды. Күмәк, парлы чыгышлар да, хәтта квартет та булды. Балалар татар, рус, удмурд, инглиз телләрендә җырладылар. Яшь җырчылар һәм коллективлар жюри әгъзаларын һәм кунакларны матур, аһәңле тавышлары белән сөендерделәр, бәйрәм рухы, шатлык, дәрт һәм яхшы кәеф бүләк иттеләр.
Жюри сүзләренчә, конкурсантларны бәяләү бик авыр булды, чөнки һәр баланы әзерләү югары дәрәҗәдә башкарылган. Барлык балалар да лаеклы чыгыш ясадылар, I, II, III дәрәҗә дипломнар алдылар. Безнең балалар бакчасыннан Шәрипова Ариана катнашып 1 урын яулады. Конкурс вакытында балалар арасында дустанә мөнәсәбәт һәм иҗади атмосфера хөкем сөрде.
Килгән кунаклардан бары тик матур теләкләр, эшебезгә югары бәя биргән яхшы сүзләр генә ишетү бик рәхәт. Балалар бакчасы коллективына төрле милләтләр сәнгатен, телен, мәдәниятен үстерүдә зур өлеш кертүгә, әлеге чараны республикакүләм үткәргән өчен рәхмәт сүзләре җиткерделәр.
Яшь талантларыбызга иҗади уңышлар, ирешелгәннәрдә тукталып калмауларын, һәрчак алга баруларын телибез!
МБМБУ “Гомуми үсеш бирү төрендәге Арча 11 нче номерлы балалар бакчасы” өлкән тәрбиячесе Хәкимова Гүзәлия Мәхмүт кызы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев