erid:2VtzquqpS7d
Арчаның беренче балалар бакчасына әтиләр кунакка килде
Арча яңалыклары

Арчаның беренче балалар бакчасына әтиләр кунакка килде

23 февраль - Ватанны саклаучылар көне

Тыныч үтсен хезмәтегез,

Ватанны саклаучылар.

Дус яшәсен бар халыклар,

Булмасын тик сугышлар !

Бүген Арчаның 1нче балалар бакчасының уртанчылар төркеменә йөрүче балалар "23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көне" уңаеннан үткәрелгән бәйрәмгә әтиләрен кунакка чакырдылар. Балаларының матур итеп шигырь сөйләүләре , җыр җырлаулары әтиләрнең күңеленә хуш килде. Көчле алкышларга күмеп, шатланып карадылар. Шулай ук, әтиләр ярыш, бәйгеләрдә катнашып, үзләренең җитезлекләрен, кыю-тапкыр икәнлекләрен тагын бер тапкыр исбатладылар. Балалар белән бергәләп очучылар да, коткаручылар да, элемтәчеләр дә булдылар. Бәйрәм ахырында балалар әтиләренә булган тирән ихтирам һәм ярату хисләрен белдереп үзләре ясаган бүләкләрне тапшырдылар. Барлык ир-егетләрне "Ватанны саклаучылар" бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз! Сау-сәламәт булып, тыныч тормышта яшәүләрен телибез! Хөрмәтле әтиләр, без сезнең белән горурланабыз!

Гөлнара Зиннәтова,

Рузалия Шакирова,

Ильмира Низамиева, 

Арчаны 1нче балалар бакчасы тәрбиячеләре

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев